Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән психо-неврология диспансеры юбилеен үткәрде

25 ел эчендә картлар һәм инвалидлар йорты буларак ачылган бу йорт турында бер генә республика массакүләм-мәгълүмат чарасы да күрсәтми һәм язмый калмагандыр. Күпчелек вакыйгаларны «Яшел Үзән» яктыртып бара. Әллә шуңа күрә аеруча якын ул безгә. Картлар йорты булганда газетаны күпләп яздырып алып укыдылар. Интернат картлары арасында штаттан тыш хәбәрчеләребез дә,...

25 ел эчендә картлар һәм инвалидлар йорты буларак ачылган бу йорт турында бер генә республика массакүләм-мәгълүмат чарасы да күрсәтми һәм язмый калмагандыр. Күпчелек вакыйгаларны «Яшел Үзән» яктыртып бара.
Әллә шуңа күрә аеруча якын ул безгә. Картлар йорты булганда газетаны күпләп яздырып алып укыдылар. Интернат картлары арасында штаттан тыш хәбәрчеләребез дә, һәвәскәр шагыйрьләребез дә бар иде.
Бүген биредәге авыруларның күңел халәте газета укуга мохтаҗ булмаса да, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, гомумән, сәнгатькә тартылучылар монда күп.
Юбилей кичәсе узачак балалар сәнгать мәктәбе фойесында аларның кул эшләре, картиналарыннан тулы бер күргәзмә эшләде. Һәм ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин да аларны зур кызыксыну белән карап чыкты. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең шактый осталык белән башкарган кул эшләренә сок­ланмый мөмкин түгел. Беренчедән, авторның үзенә, икенчедән, аларның дуамал энергиясен моңа юнәлдерә белгән тәрбиячеләренә, остазларына.
Министр әйткәнчә, әлбәттә, бу диспансерны республикада белеп бетермиләр. Җәмгыятьтә мондый авырулар турында күп сөйләшенми. Әмма мондый учреждениеләрне барысы да белергә тиеш, чөнки биредә исемнәре зур хәрефләр белән язылырлык КЕШЕЛӘР эшли. Министр һәм тантанада катнашкан ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев кулыннан грамоталар һәм Рәхмәт хатлары алучыларның күбесе биредә 25 ел хезмәт ит­кән. Чирек гасыр тормышыбыз­ның катлаулы хәлендә калган авырулар белән эшләү хатын-кызлардан, бер сүз белән генә әйткәндә, батырлык сорый. Мондый хезмәткә, район башлыгы Александр Тыгин әйт­мешли, түзсә, шул хатын-кыз гына түзә инде. Аларны биредә авыруларның рәхмәтле гөнаһсыз күзләре тота, тиешле хезмәтне намус белән башкаруны мәҗбүр итә. Бүтәнчә була да алмый. Монда күпчелекне «Без булмасак, кем?» дигән принцип белән эшләүчеләр тәшкил итә бит.
Юбилей көнендә рәх­мәт сүзләре, чәчәк бәйләмнәре, грамоталар, рәхмәт хатлары күп булды. Республикабызның эстрада йолдызлары чыгышы бәйрәмне тагын да матурлап, тантаналырак итеп җибәрде. Әмма диспансер авыруларының чыгышына берсе дә тормый иде. Алар нибары ике номер күрсәтте һәм шуның белән тәрбиячеләргә, әлеге оешма хезмәткәрләренә эчкерсез күңелләреннән рәхмәт сүзләрен әйтә, бер-берсенә, коллективка, һәм, ниһаять, җәмгыятькә булган җылы мөгамәләләрен күрсәтә алды. Айрат Шәфигуллин да: «Мондагы пациентлар кебек рәхмәтле пациентлар башка беркайда да юк!» - диде бит. Беренче килүендә үк күреп алган моны министр.
Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев