Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән полициясе - “Гнездышко”да

Бөтенроссия Физкультурачылар көне уңаеннан полиция хезмәткәрләре һәм "Форпост" яшьләр оешмасы "Гнездышко" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында булды.

Приютта тормышта авыр хәлдә калган 35 бала тәрбияләнә. Алар белән халык белән эшләү һәм хокук бозуларны кисәтү буенча инспектор Фидан Миндибаев һәм тикшеү бүлеге хезмәткәре Елена Малышева очрашты. Алар сәламәт яшәү образы, көч һәм кыюлык таләп итүче полиция хезмәтенең үзенчәлеге турында сөйләде. Балалар исә форпостлыларга үзләре әзерләгән концертны күрсәтте. Аннары полиция хезмәткәрләре спорт чарасын уздырды. Олырак балалар Калашников автоматын җыярга, пневматик винтовкадан атарга өйрәнсә, кечерәкләр асфальтта рәсем ясады.

Күпләрнең полиция хезмәткәрләерен "Гнездышко"дан җибәрәсе килмәде. Ә аларны хезмәт көтә! Әмма тиздән полиция хезмәткәрләре балалар белән футбол кырында очрашу турында сүз бирде.

Лилиана Куликова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев