Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән музеенда күргәзмә ачылды

Яшел Үзән музеенда «Коръән - гармония булдыручы» дип исемләнгән, Казан Ислам мәдәнияты музее фонды экспонатларыннан торган күргәзмә ачылды.

Динебез, аның төп чыганагы Коръән белән әзме-күпме кызыксынган, таныш булган һәркемгә биредә рухи яктан тагын да баерга мөмкинлек бар.
Әлеге уникаль коллекция 1995 елда, Кол Шәриф мәчетенә нигез салынгач та формалаша башлый. Шул вакыттан алып Татарстанда яшәүчеләр дә, шулай ук Россиянең татар-мөселман яшәгән башка төбәкләреннән дә булачак мәчеткә Коръәннең революция­гә кадәр гарәп телендә чыккан басмаларын, татарчага тәрҗемәләрен һәм башка төрле дини китапларны бүләк итә башлыйлар. Бу күренеш бүгенге көннәрдә дә дәвам итә. Төркия, Катар, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Әзербайдҗан, Палестин Автономиясе, Иран һәм башка бик күп мөселман илләренең билгеле фән, мәдәният вәкилләре; иҗтимагый-сәяси һәм дин әһелләре, дәүләт башлыкларының бүләкләре - Коръән кулъязмаларының күчерелмәләре, хәзерге басмалары - коллекциянең төп тәшкил итүче бизәкләре булып торалар.
Шәһәребездәге күргәзмәне Олы Ачасыр музее хезмәткәрләре Рәзинә Гатиятуллина белән Рәмзия Ганиева ачып җибәреп, килгән кунаклар белән таныштырдылар. Үзләре дә, татар хатын-кызларының матур милли киемнәреннән булгангамы, әлеге чарага иләм өстәп, аны тулыландырып тордылар. Биредә дини һәм иҗтимагый оешмаларның вәкилләрен, Ислам диненең тарихын һәм мәдәниятен бәяләүчеләрне күрергә мөмкин иде.

Гөлнара Вәлиева.

Тулырак - газетаның 72нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев