Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән муниципаль район башлыгы Александр Тыгин сугыш һәм тыл ветераннарын бәйрәм белән котлый

Хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, кадерле дуслар!

9 Май - илебез өчен иң мөһим бәйрәм. Күптәннән көтелгән Җиңү сүзе яңгыраган ямьле язгы көннән соң инде 70 ел узып киткән. Ә аның турында хатирә бүген дә йөрәгебездә саклана. Бу безнең киләчәгебезне, ирегебезне һәм бөтен дөньядагы миллионлаган кешеләрнең дәрәҗәсен саклар өчен гомерләрен кызганмаганнарның якты истәлеге көне.
Сезнең тормыш юлыгыз, сынмас батырлыгыгыз һәм какшамас рухыгыз безнең өчен үрнәк булып тора.
Вакытны кире кайтарып булмый, елдан-ел ветераннарның сафы кими һәм безнең бурыч сезгә ярдәм итеп, тыныч, лаеклы картлыкны үткәрү өчен шартлар тудыру.
Хөрмәтле ветераннар! Үлемсез батырлыгыгыз, бөек Җиңү, безнең тыныч тормышыбыз өчен зур рәхмәт сезгә! Алдыгызда башыбызны түбән иябез, сезгә ныклы сәламәтлек һәм озын гомер телибез! Җиңү көне белән!

Александр Тыгин,
Яшел Үзән муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев