Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән мөхтәсибәте территориясенә кереп арматура урлаган ике ирне ирегеннән мәхрүм иткәннәр

Яшел Үзән судында 23 һәм 38 яшьлек ике ирнең җинаять эшен караганнар.

Прокуратурадан хәбәр итүләренчә, типсә тимер өзәрдәй ике ир агымдагы елның февраль төнендә җирле мөселман оешмасы - Яшел Үзән мөхтәсибәте территориясенә кереп арматура урламакчы булган. Берсе территориягә кергән, урланганны икенчесенә биреп торган һәм тегесе аларны Энгельс урамындагы 13 йорт янына ташыган. Әмма алар бу кыңгыр гамәлләрен ахырына кадәр илтеп җиткерә алмаган. Аларны полиция хезмәткәрләре тоткарлап, урланганнар кире кайтарылган.
Суд карар чыгарганда гаепләнүчеләрнең сәламәтлеген, шәхесләрен исәпкә алып, һәркайсын 2 ел сынау срогы белән 2 елга ирекләреннән мәхрүм иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев