Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән мәчетендә шатлыклы очрашу мәҗлесе үтте

Күптән түгел генә мөселман кардәшләребезне Изге җиргә - Хаҗ кылырга озаткан идек. Санаулы көннәр тиз үтеп, очрашу мизгелләре дә килеп җитте. Исән-сау изге җирләрдә кайтып төшкән хаҗи һәм хаҗияларыбызны Кызыл мәчет шатланып каршы алды. Тәмле ризыклар белән тулы табын артында Коръән аятьләре белән эчкерсез очрашу-сөйләшүләр дә булды. Һәрвакытттагыча Яшел Үзән...

Күптән түгел генә мөселман кардәшләребезне Изге җиргә - Хаҗ кылырга озаткан идек. Санаулы көннәр тиз үтеп, очрашу мизгелләре дә килеп җитте. Исән-сау изге җирләрдә кайтып төшкән хаҗи һәм хаҗияларыбызны Кызыл мәчет шатланып каршы алды. Тәмле ризыклар белән тулы табын артында Коръән аятьләре белән эчкерсез очрашу-сөйләшүләр дә булды. Һәрвакытттагыча Яшел Үзән мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәттулин Коръән укуы белән безнең күрешү-очрашуны тагын да шатландырып бездә матур тәэсир калдырды. Безнең хаҗ төркемен җитәкләгән җитәкчеләребез дә Казаннан бу очрашуга килеп безне сөендерде. Бу очрашуда хаҗия Мәрьям апабыз хаҗга юллама биргән Әнвәр Миңнуллинга күз яшьләре аша үзенең рәхмәтләрен җиткерде. Хаҗдан кайтучылар безне зәм-зәм сулары, тәм-томнары белән дә сыйлады. Шундый озын-озак һәм шул ук вакытта авыр сәфәрләрдән исән-сау әйләнеп кайткан хаҗи-хаҗияләрнең хаҗлары һәм теләкләре кабул булсын. Әлхәмдулилләһи Раббиль галәмин!

Дилә Исхакова,

Яшел Үзән мәдрәсәсе мөгаллимәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев