Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән кызы Римма чит илдә дә сыната торганнардан түгел

Римма Хәлилова исеме газета укучыларыбызга яхшы таныш.

5 яшендә әле тимераяк шнурларын да бәйли белмәгән кыз, инде 11 яшендә бик күп җиңүләре өстенә Iнче разряд алган кыз. Россия шәһәрләрендә генә түгел, ә чит илдә (Франция, Италия, Гарәп Әмирлекләре) узган ярышларда да сынатмаган кызның хыялы зур.

Әле соңгы айларда гына алган җиңүләрен билгеләп үтәсе килә. Казанның "Стрела" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегендә II урын, Чабаксарда уздырылган Чуаш республикасы беренчелегендә III урын, ТР беренчелегендә һәм ТР спартакиадасында V урын, Яр Чаллы шәһәре балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегендә I урын, Яшел Үзән шәһәре беренчелегендә III урын яулады. Якташыбызны шушы җиңүләре белән котлыйбыз. Алдагы ярышларда да сынатмассың дип уйлыйбыз. Чөнки аңа тренеры Дарья Фалина да зур өметләр баглый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев