Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән кызы Айгөл Ситдыйкова – Россиянең иң көчле ханымнарының берсе!

Төмәндә пауэрлифтинг спорты буенча Россия чемпионаты үтте. Бирегә Россиянең 49 шәһәреннән 111 спортчы чемпион исеме өчен көрәшергә килгән иде. Яшел Үзән кызы Айгөл Ситдыйкова да мондый мәртәбәле ярышларда беренче тапкыр катнаша.

Яшел Үзәннең «Атлет» яшүсмерләр клубында күптән түгел генә шөгыльләнә әле бу 25 яшьлек ике бала әнисе. Әмма үз авырлыгы 45 килограммнан аз гына авыррак Айгөл иелеп - 150 килограммлы, яткан килеш - 100 килограммлы, ә становой тарту белән 147,5 кг лы штанганы күтәрде. Шушы сылу яшь ханымда мондый көч барын берәү дә көтмәгән иде. Ә ул барысын да артта калдырып, Татарстанда хатын-кызлар арасында беренче тапкыр Россия чемпионкасы исемен яулады. Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев