Кичке сәгать сигезләр тирәсендә килеп чыккан гадәттән тыш хәл турында кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәре Александр Деевка паром кичүе каравылчысы хәбәр итә. Александр Деев тиз арада бердәм кизү-диспетчер хезмәтенә шалтыратып, суга батучыны коткарырга ашыга. Һәм 10 минут эчендә махсус аркан ярдәмендә аны бозлы судан тартып чыгара ала.
24 яшьлек зыян күрүче ир-ат хастаханәгә барудан баш тарткан. Әлеге хәлнең сәбәпләре тикшерелә.
Нет комментариев