Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән корабларны "коеп" кына тора

Иртәгә, 29 майда Яшел Үзәннең М.Горький исемендәге заводы эшчеләре тагын бер корабка нигез сала. Яшел Үзәннең проект-конструкторлык бюросының 21631 проекты буенча эшләнәчәк бу кораб кече ракеталы кораблар сериясенең җиденчесе. Бу - "елга-диңгез" тибындагы Россия Хәрби Диңгез флоты өчен 2010 елдан алып төзелә торган кораб, артиллерия. ракета, диверсиягә каршы, зенит һәм...

Иртәгә, 29 майда Яшел Үзәннең М.Горький исемендәге заводы эшчеләре тагын бер корабка нигез сала. Яшел Үзәннең проект-конструкторлык бюросының 21631 проекты буенча эшләнәчәк бу кораб кече ракеталы кораблар сериясенең җиденчесе.

Бу - "елга-диңгез" тибындагы Россия Хәрби Диңгез флоты өчен 2010 елдан алып төзелә торган кораб, артиллерия. ракета, диверсиягә каршы, зенит һәм радиотехника коралы үрнәкләре белән җиһазланган замана техникасы. Әлеге кораб дәүләтебезнең икътисади зонасын саклау өчен билгеләнгән. Традиция буенча мондый төр корабларга борынгы рус шәһәрләре исеме бирелә.Төп кораб "Град Свияжск" һәм икечесе "Углич" дәүләт сынавын яхшы гына үтте. Завод стапелендә шушы проект буенча "Великий Устюг","Зеленый Дол", "Серпухов", "Вышний Волочек" төзелә.

Яңа корабка РФ башкомандующие фәрманы белән "Орехово-Зуево" исеме бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев