Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән коммунистларының бурычы кичерелде

Яшел Үзән шәһәр Советы депутатлары утыз беренче сессиядә КПРФның Яшел Үзән бүлегенең аренда түләүләре буенча җыелган бурычын тагын бер тапкыр тикшерде. Төбәк коммунистларының Ленин урамындагы офисына түләү буенча 380 мең сум бурычы җыелган иде. Моны депутатлар алдагы сессиядә дә тикшергәннәр иде инде, әмма ул вакытта коммунистларның бурычны кичерү турында мөрәҗәгатьләренә...

Яшел Үзән шәһәр Советы депутатлары утыз беренче сессиядә КПРФның Яшел Үзән бүлегенең аренда түләүләре буенча җыелган бурычын тагын бер тапкыр тикшерде. Төбәк коммунистларының Ленин урамындагы офисына түләү буенча 380 мең сум бурычы җыелган иде. Моны депутатлар алдагы сессиядә дә тикшергәннәр иде инде, әмма ул вакытта коммунистларның бурычны кичерү турында мөрәҗәгатьләренә колак салучы булмады, дисәң ялгыш булыр. Бурычны гафу итү депутатларының бер тавышы җитмәгән иде. Инде менә тагын коммунистлар шушы үтенеч белән мөрәҗәгать итте. Депутатлар аларның гозерен үтәп, бурычны кичерү турында карар кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев