Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән: әкияттә кунакта

Кысла Һөнәри яктан күтәрелешләр булмаса да, финанс ягыгыз тотрыклы калыр. Эш сөюегез, тырышлыгыгыз һәртөрле киртәләрне дә җиңәргә булышыр. Ялгызыгыз гына калырга теләгән, ялыккан мизгелләр булыр. Арыслан Тормышыгыз зебраны хәтерләтер. Берара уңай булса, берара - авыррак. Авырлыкларның вакытлыча гына булуын онытмыйча, үзегезне кулда тотсагыз, уңышка ирешми калмассыз. Таныш булмаган кешеләр белән...

Кысла
Һөнәри яктан күтәрелешләр булмаса да, финанс ягыгыз тотрыклы калыр. Эш сөюегез, тырышлыгыгыз һәртөрле киртәләрне дә җиңәргә булышыр. Ялгызыгыз гына калырга теләгән, ялыккан мизгелләр булыр.
Арыслан
Тормышыгыз зебраны хәтерләтер. Берара уңай булса, берара - авыррак. Авырлыкларның вакытлыча гына булуын онытмыйча, үзегезне кулда тотсагыз, уңышка ирешми калмассыз. Таныш булмаган кешеләр белән серләр бүлешмәгез, зыяны тиюе бар.
Кучкар
Һөнәри һәм иҗади сәләтегезне күрсәтү өчен бик яхшы ел булачак. Тормышның теләсә кайсы өлкәсендә уңышка ирешерсез. Һөнәрегезне үзгәртергә уйласагыз, отарсыз. Бу сезгә җан тынычлыгы да бирер, дәрәҗәгезне дә арттырыр.
Бизмән
Катлаулы, четерекле мәсьәләләрне хәл итәргә туры килер, башкарган вазифаларыгыз бик зур көч, игътибар сорый. Аның каравы, әҗерен дә мулдан алырсыз. Шәхси тормышыгыз үз җае белән барыр, зур вакыйгалар көтелми.
Укчы
Көчегез артыр, һөнәр баскычында югарырак күтәрелерсез, керемегез дә кимемәс. Сизгерлегегез низаглардан котылып калырга ярдәм итәр. Дус-ишләрегез арасында дәрәҗәгез артыр. Яңа танышлар белән сак булыгыз. Читләргә серегезне ачмагыз.
Чаян
Елның үтеп киткәнен дә сизми калырсыз. Яңа сәфәрләр, яңа танышлар, яңа хисләр бөтереп алыр. Шундый сәфәрләрнең берсе язмышыгызны бөтенләй дә үзгәртеп ташларга мөмкин. 2016 ел - яңа эшкә күчү, һөнәр үзгәртү өчен менә дигән вакыт.
Балык
Тыныч, рәхәт ел көтелә. Уңышларыгыз күңелегезне генә куандырып калмас, акчалата әҗерен дә кайтарыр. Шәхси тормышыгызда да мәхәббәт, аңлашу, хөрмәт кебек якты хисләр өстенлек итәчәк. Бергә уздырган ял сезне әле тагын да якынайтачак.
Кыз
Шәхси тормышта да, эштә дә искитмәле уңыш көтелә. Бар яктан да яхшы үзгәрешләр булачак. Яңа эшкә керешсәгез, отарсыз. Ялгызлар быел насыйп ярларын очратып, гаилә корачак. Гаиләлеләрне дә күңелле сюрпризлар, хисләрнең кабат дөрләве куандырачак.
Игезәкләр
Шатлыгы да, мәшәкате дә җитәрлек булыр. Эшегезне җиренә җиткереп башкарырга тырышыгыз, югыйсә җитәкчегезнең начар мөнәсәбәтенә юлыгуыгыз бар. Эш алыштыру өчен кулай ел түгел. Тормышыгызда зур үзгәрешләр көтелми.
Сукояр
Һөнәри вазифаларыгызны башкарганда аеруча игътибарлы һәм тыныч булырга тырышыгыз. Ашыгуыгыз зыян салырга мөмкин. Якыннарыгыз белән дә түземле булыгыз. Ел катлаулырак башланып китсә дә, тора-бара уңай якка үзгәреш тоярсыз.
Үгезбозау
Сезне уңыш, һөнәри үсеш, керемнәрнең артуы көтә. Гаиләгездә дә куанычлы хәлләр, шатлыклар күп булачак. 2016 елда гаилә корырга яки бәләкәч алып кайтырга ниятләгән булсагыз, ахыры хәерле булыр.
Кәҗәмөгез
Теләсә нинди мәсьәләне дә хәл итәрлек көчкә ия булырсыз. Хыялларны, теләкләрне чын итә торган ел бу сезнең өчен. Тырышлыгыгыз да, хезмәтегез дә тиешенчә бәяләнер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X