Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән хуҗабикәләренә - яңа төр кайнатма

Җәйге нигъмәтләрдән Җәй - пешеп өлгергән җиләк-җимешне, яшелчәне тәмләп авыз итү чоры гына түгел, кышкы озын кичләрдә, ямьле җылы чакларны искә алып, татлы варенье белән чәйләп, тәмле кабымлыктан сыйланып утырасы көннәрне дә кайгырту вакыты. Шуңа да иң тәмле рецептларыбыз бары сезнең өчен.

Кызыл карлыганнан кайнатма

2 кг - шикәр комы

1 кг - кызыл карлыган

Карлыганны иттарткычтан чыгартабыз яки блендер ярдәмендә изәбез дә, иләк аша сөзәбез. Кызыл карлыган массасына шикәр комын салабыз һәм агач калак белән эреп беткәнче бутыйбыз. Стерильләштерелгән банкаларга салып, полиэтилен капкач ябабыз. Мондый кайнатманы суыткычта сакларга кирәк булачак.

Бананлы кызыл карлыган

кайнатмасы

1 литр - кызыл карлыган согы

600 гр - шикәр комы

5 банан кирәк булачак.

Эмаль кәстрүлгә карлыган согын, шикәр комы һәм пюре хәленә китерелгән бананны салабыз. Уртача утта кайнатып чыгарабыз һәм әкрен утта 40 минут кайнатабыз. Кайнар килеш банкаларга тутырабыз, тимер капкачлар белән ябабыз.

Әфлисунлы кара карлыган

кайнатмасы

1,5 кг - шикәр комы

1 кг - карлыган

1 - әфлисун әзерлибез.

Әфлисунны иттарткычтан чыгартабыз яки блендер белән изәбез. Карлыганны да шулай итәбез һәм шикәр комы салып барысын бергә болгатабыз. Бүлмә температурасында берничә сәгать тотабыз. Вакыт-вакыт бутарга онытмагыз, шикәре эреп бетәргә тиеш. Стерильләштерелгән банкаларга салып суыткычка урнаштырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев