Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән хуҗабикәләренә - гөл тәрбияләү серләре

Бүлмә гөлләрен күбебез ярата. Ләкин бөтен кешенең дә фатиры кояш ягына карамый, ә гөлләр нигездә яктылык яратучан. Шулай да борчылырга урын юк. Гөлләрнең кайберләре караңгыда да үсә.

Шунысы бар, алар арасында чәчәк атучылар сирәк. Чәчәкле гөлләрдән узамбар миләүшәләрен, гибискусны (аны кытай розасы дип тә йөртәләр), камелия һәм бегонияләрнең (карабодай гөле) кайбер төрләрен санап узарга мөмкин.

Яктылыкка исе китмәүче гөлләрнең берсе ул чормавык (аны үрмәле гөл дип тә атыйлар, русчасы «плющ»). Шулай ук сциндапсус, сингониум, филодендрон гөлләре дә караңгылыктан курыкмый.

Асылмалы гөлләр яратучыларга абага, хлорофитум, аспарагус, эре яфракларны үз итүчеләргә фикус, монстера, драцена, диффенбахия, спатифиллум үстерергә мөмкин.

Бүген без антуриум гөле турында сөйләшербез. Бу гөл күп хуҗабикәләрнең өен ямьли, шулай да күпләр аны дөрес итеп тәрбияли белми, чәчәк атудан туктады, дип зарланучыларны да еш ишетергә мөмкин.

Әгәр дә гөлнең яфраклары кечерәеп калса, бу яктылык җитми дигән сүз. Гөлегезне яктырак җиргә куегыз, җил йөри торган урыннардан саклагыз. Тик кояш турыдан-туры төшеп торырлык булмасын. Чәчәк атсын дисәгез, бүлмә температурасы 18 градустан да түбән булырга тиеш түгел. Җир исә дымлы, әмма артык юеш булмасын. Җирнең өске катламы кибеп өлгерсен. Даими рәвештә (иртән һәм кичен) су сиптереп торырга кирәк, чөнки антуриум дымлы һава ярата. Савыты да артык зур булмасын, киң булып, тирән булмаса яхшырак.

Март аеннан сентябрьгә кадәр ике атнага бер тапкыр тукландырып торырга да онытмагыз.

Ә менә Кече Шырданда Каюмовлар гаиләсендә антуриум инде (рәсемдә) 5 ел үсә. Миләүшә апага аны бүләк иткәннәр. Шунысы кызык: ул гел чәчәккә күмелеп утыра.

- Бернинди дә сере юк, бары вакытында су сибеп, тузаннарын сөртеп, яратып торырга кирәк, - ди Миләүшә ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев