Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән хокук сакчылары хәбәр итә

(Узган атнадагы оператив сводка белән кызыксынучылар өчен) Эчке эшләр бүлегендә 21 җинаять теркәлгән. Шуларның 14е - шәһәрдә, 7се районда булган. 10 җинаять ачылган, 9ы - "кайнар эздән". 1 үтерү, 1 талау, 12 урлау, 1 транспорт чарасын урлау, 1 наркотик табу факты булган. Район үзәк дәваханәсенә Мәскәү-Уфа юлында корсагына пычак кадалган...

(Узган атнадагы оператив сводка белән кызыксынучылар өчен)

Эчке эшләр бүлегендә 21 җинаять теркәлгән. Шуларның 14е - шәһәрдә, 7се районда булган. 10 җинаять ачылган, 9ы - "кайнар эздән". 1 үтерү, 1 талау, 12 урлау, 1 транспорт чарасын урлау, 1 наркотик табу факты булган.

Район үзәк дәваханәсенә Мәскәү-Уфа юлында корсагына пычак кадалган Казанда яшәүче 27 яшьлек ирне китергәннәр. Моның буенча Үзбәкстанда туып вакытлыча Саба районында яшәүче 37 яшьлек ир шик астына алынган.

Энгельс урамындагы тулай торак коридорында шушы йортта яшәүче элек хөкемдә булган 30 яшьлек ирнең сумкасын талап алганнар. Сумкада аның ике телефоны булган. Моның буенча элек хөкемдә булган 27-28 яшьләрдәге өч ир шик астына алынган.

Королев урамындагы кибеттән Васильевода яшәүче 15 яшьлек ике яшүсмер 19 мең сумлык товар урлаган.

Осиновоның Шуравин урамында элек хөкем ителгән, беркайда да эшләмәүче 44 яшьлек ирдә наркотик матдә табылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев