Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Яшел Үзән” газетасы призына көрәш турниры (+фотолар)

Турнирда Яшел Үзән шәһәре һәм районыннан, Биектау һәм Казаннан 80гә якын спортчы бил алышты. Матур язлар җиттеме, яшь җилкенчәк "Яшел Үзән" газетасы призына үткәрелә торган көрәш бәйгесенә әзерләнә башлый. Быел ул унбишенче тапкыр уздырылып, кечкенә генә бер юбилей датасы кебек булып, үзенең традицион ярышка әйләнүен исбатлады. Күркәм милли бәйрәмгә әйләнгән...

Турнирда Яшел Үзән шәһәре һәм районыннан, Биектау һәм Казаннан 80гә якын спортчы бил алышты.

Матур язлар җиттеме, яшь җилкенчәк "Яшел Үзән" газетасы призына үткәрелә торган көрәш бәйгесенә әзерләнә башлый. Быел ул унбишенче тапкыр уздырылып, кечкенә генә бер юбилей датасы кебек булып, үзенең традицион ярышка әйләнүен исбатлады.

Күркәм милли бәйрәмгә әйләнгән бу турнирның һәр елны язгы вакытта уздырылуының үз мәгънәсе бар, табигатьнең яңадан туып яшәргән чоры ул. Табигатьтәге кебек яшьләр дә үсә тора, көрәшчеләр составы да алмашынып тора. Берсе китә, икенче буын аларга алмашка килә. Быелгы мәйданга чыгучылар арасында беренче тапкыр шундый күләмдәге бәйгедә бил алышучылары да бар иде. Күбесенең исемнәре дә әлегә безгә таныш түгел. Әмма алар әле үзләрен күрсәтер дип ышанасы килә, чөнки аларның көрәшен күзәтү, үз күзләрең белән күрү үзе бер бәйрәм. Ничек алар тырышып көрәшә белә, ничек тә булса җиңәргә омтыла. Ярыш булгач җиңелерләр дә, җиңүләр дә яуларлар. Әлеге ярыш нәтиҗәләренә карап гадәттә ел саен республика күләмендә бил алышырлык көрәшчеләр дә барлана.

Район башлыгы һәм "Яшел Үзән" газетасы призына уздырылган милли көрәштә 16 яшьтән алып аннан да кечерәкләр бил алышты. Анда 80гә якын яшүсмер булып, күрше районнардан да көрәшчеләр килгән иде. Быел башка төбәкләрдән килүчеләр азрак булса да, көчләрен сынап карарга мөмкинлек тә, теләк тә бар иде.

Милли көрәш бәйгесе татар гимназиясенең спорт залында тантаналы итеп башланып китте. Көрәшчеләрне бу бәйрәм белән гимназия директоры Нәкыя Чибинева, Яшел Үзән газетасы мөхәрриренең урынбасары Гүзәл Минһаҗева, ярышны оештыручы шәһәрнең көрәш мәктәбе директоры Бәдертдин Абдулҗамалов, ярышның баш хөкемдары Илдус Рәхимов котлап, аларга уңышлар һәм җиңүләр теләде. Көрәшчеләрне дулкынландырып гимназиядә укучы яшь артистлар җыр да бүләк итте. Быел балалар саны азрак булгач, ярыш бер келәмдә генә һәм олимпия системасы буенча алып барылды. Яшьләр берсе- артыннан берсе келәмгә чыгып, үзенең осталыгын, җиңүгә омтылышын күрсәтте. Беркемнең дә сынатасы килмәде. Чит районнардан - Биектаудан, Казанның Авиатөзелеш районыннан килгән малайларның да сынатасы килмәде. Көрәш мәктәбенең филиалы - Күгәйдән килгән көрәшче малайлар да шаккаттырды. Абыйлы-энеле бертуганнар Мурат белән Булат Шәйхенуровлар гына да ни тора. Иң кечкенә буйлысы да шул Мурат булгандыр. Шуңа карамастан, ничек тырыша.

-Мәктәптә бишлегә генә укыйм, - ди Мурат. -Хәзер 1нче сыйныфта мин, ә болай 6 яшьтән көрәшә башладым. Көрәшергә әтием өйрәтә, абыем да булыша. Урысбагада узган ярышта II урын алдым.

Чынлап та, күгәйлеләрнең тренер-укытучысы Мурат белән Булатның әтисе Алмаз Шәйхенуров булып чыкты.

-Мин Күгәйдә яшүсмерләр белән 2001 елдан бирле клуб бинасында шөгыльләнәм, - дип сөйли бу уңайдан Алмаз Шәйхенуров. -Хәзер системалы рәвештә 15-16 бала йөри түгәрәккә. 25кә кадәр җиткән вакытлар да бар. Малайларга бик ошый, аларның берсенең дә буш вакыты юк, теләп йөриләр. Менә безнең бер көрәшчебез Заһидуллин Рәмзисне генә алыйк. Бик перспективалы булып чыкты, җыелма командага да керде. Үзебез дә ел саен зонаара ярышлар уздырырга тырышабыз. Быел 17 майда авылыбызның мөхтәрәм кешесе, элеккеге хуҗалык җитәкчесе булган Галимулла абый Гайнуллин истәлегенә көрәш ярышы уздырачакбыз. Көрәшчеләрне Апастан, Кайбычтан, Казаннан һәм башка районнардан да чакырырга уй бар. Бүген бу ярышка 8 көрәшчене алып килдем. Үземнең ике улым бар. Икесен дә спортка җәлеп итәргә тырышам. Икесе дә өстәвенә намаз укый торган малайлар.

Алма агачыннан ерак төшмәгәнлеге күренеп тора. Күгәйлеләрнең тырышлыгы сизелеп тора.

-"Яшел Үзән" газетасы призына ярыш уздыру бик зур эш ул - дип саный элеккеге ветеран көрәшче Фәнил Төхфәтуллин. - Ничә ел рәттән уздырылып, балаларга тәҗрибә тупларга мөмкинлек бирә. Хәзер сабан туйларында һәм республика ярышларында шушы бәйгеләрдә чыныккан көрәшчеләр бил алыша. Әмма, шушы соңгы елларда бу спорт төренә карашның сүрелеп баруы гына кызгандыра. Район җитәкчелеге ягыннан да игътибар сизелми, тренерлар гына тырышып йөреп, район данын күтәрә алырлык көрәшчеләр тәрбияләп булмый. Башка районнарда күреп торасыз, җитәкчелек бу спорт төрен үстерүгә нык игътибарлы. Без элек үзебез өйрәнеп, үзебез көрәшеп йөргән кешеләр. Ә хәзерге заманда бер теләк белән генә ерак китеп булмый, әзерлекле яшьләр кирәк. Бик зур хезмәт бу. Кайчандыр Марат Әхмәтович башлап җибәргән эшне югалтмаска иде. Ә яшьләрдә теләк бар, алар арасында елый-елый көрәшә торганнары бар. Мин шундыйларны Урысбагада ярышта күреп шаккаттым.

Сабан туйларының элеккеге батыр көрәшчесе булган Фәнил Төхфәтуллинның безнең газета призын узган ярышларга килми калган вакытын бердә хәтерләмим. Аның фикерләренә дә кушылмыйча мөмкин түгел.

Әлфия Зыякаеваның язмасының тулы вариантын газетабызның 18 апрель саныннан укый аласыз.

Автор фотолары.

]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев