Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән футболы данын кайтару ысулы табылды

Бүген, бөтен яктан атакаланган кешелек яшәү өчен «тырмаша»: сәламәт яшәү рәвеше алып бара, дөрес туклана, физкультура белән шөгыльләнә.

Яшел Үзәндә массакүләм спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган. Бүген сүзебез массалы спортның локомотивы булган футбол турында.

Кайчандыр республикада лидерлар рәтендә барган Яшел Үзән командасы узган ел Татарстан Рес­публикасы чемпионатында соңгы урынны алды. Матчларын карарга да җыелса бер йөз кеше җыелгандыр. Бу хәлне күреп торган район җитәкчелеге Яшел Үзән футболы традицияләрен яңартырга карар кылды. Моның өчен барлык яклар - хакимият, бизнес һәм футбол җәмгыятьчелеге бергә берләшергә тиеш, әлбәттә.

Яшьләр эшләре, спорт идарәсе җитәкчесе Владимир Братухин шәһәрнең эре предприятиеләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать белән чык­ты:

- Яшел Үзән футбол командасының 15 уенчысын үз предприятиегезгә эшкә алсагыз, талантлы уенчыларны шәһәрдә калдырырга мөмкин, - ди ул. - Болай эшләгәндә, амбициоз нәтиҗәләргә ирешеп, җанатарларны да трибуналарга кайтарырга булыр иде.

Быел шәһәрдә «Комсомолец» стадионында ясалма чирәм алмаштырылачак. Бу исә күп кенә футбол белән кызыксынучы малайларны стадионга китереп, шәхес тәрбияләргә мөмкинлек бирәчәк.

Ә хәзергә Яшел Үзән муниципаль район башлыгы карамагында яңа орган - физик культура һәм спорт үсеше буенча Совет оештырылды. Аның төп бурычы - районда физкультура һәм спортны үстерү механизмын эшләү һәм анализлау.

Галия Сәлимханова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев