Хокук сакчылары ачыклаганча, шәхси эшмәкәр салым декларациясе тапшырмый, физик затлар кеременә салым хисапламый һәм түләми. Шул рәвешле ул 2 миллион сумнан артыграк күләмдә салым түләүдән качып калмакчы була.
Әлеге факт уңаеннан Россия Тикшерү комитеты Татарстан идарәсе тарафыннан җинаять эше кузгатылган. РФ Җинаять кодексының 198 нче маддәсе 1 нче бүлегенә туры килгән гамәл кылуда шикләнелүче адәм 1 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.
Чыганак - Интертат.ру
Нет комментариев