Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән егете урлауда гаепләнә

"Горки" полиция җинаятьләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре урлауда шикле булган 22 яшьлек Яшел Үзән кешесен токарлаган.

Урлау турындагы гариза 27 июньдә теркәлә. Төзелеш оешмасы прорабы төзелеп килүче йортның 13нче катыннан тигезли торган машинаны билгесез кешенең урлап чыгуы турында хәбәр итә. Зыян килгән материаль сумма 50 мең сум.
Әлеге факт буенча РФнең җинаять кодексының 158 маддәсе (урлау) нигезендә җинаять эше кузгатылган. Полиция хезмәткәрләре тиеш булган барлык тикшерү һәм эзләү чараларын үткәргән. Һәм шикле җинаятьчене яшәү урыны буенча табалар. Яшь егет үз гаебен тулысы белән таныган, ә урланган товарны ломбардка тапшыруы хакында белдергән. Бүгенге көндә ул шәһәрдән беркая да чыгып китәргә тиеш түгел, җинаять эшен тикшерү дәвам итә.
Россия буенча Казанның МВД идарәсе мәгълүмат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев