Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Яшел Үзән» бүләк бирә

Хөрмәтле газета укучыларыбыз!

"Көзге муллык" фотобәйгесе тәмамланды. Анда иң күп тавыш җыеп Адилә Хәлилова җиңүче дип табылды.

Сайтыбызда уздырылган бәйгеләр арасында күптән инде мондый активы булганы юк иде. Бик күп укучыларыбыз күзәтеп, карап барды, актив тавыш бирделәр. Бәйге зур кызыксыну уятты. Карап-тикшереп торырга тырыштык: ясалма тавыш җыюлар булмады кебек. Ә тавышларның күплегенә килгәндә, кем ничек җыя инде! Кемдер тыйнак кына үзе өчен тавыш бирүне күзәтте, ә кемдер якыннарыннан, дусларыннан " Минем өчен тавыш бирегез әле!" сорый. Ничек кенә булмасын, һәркемнең җиңүгә булган омтылышы куандыра.

Катнашучыларга, тавыш бирүчеләрнең барысына да зур рәхмәтебезне белдерәбез. Киләсе бәйгеләрдә дә актив булыгыз, дип телибез.

Ә Адилә ханымны 7 октябрьдә 10 сәгатьтә редакция бинасында көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев