Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән белән Түбән Карамалы арасындагы боз кичүе ачылды

Чиратта - Югары Ослан районындагы кичүне ачу (Казан, 6 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе Кече үлчәнешле көймәләр дәүләт инспекциясе үзәге хезмәткәрләре рөхсәте белән Яшел Үзән һәм Түбән Карамалы арасындагы боз кичүе эшли башлады. Аның ярдәмендә Иделнең бер ярыннан икенчесенә кадәрге юлны 75 чакрымга...

Чиратта - Югары Ослан районындагы кичүне ачу



(Казан, 6 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе Кече үлчәнешле көймәләр дәүләт инспекциясе үзәге хезмәткәрләре рөхсәте белән Яшел Үзән һәм Түбән Карамалы арасындагы боз кичүе эшли башлады. Аның ярдәмендә Иделнең бер ярыннан икенчесенә кадәрге юлны 75 чакрымга кыскартып, сәгать ярым вакытны янга калдырып була. Хәрәкәт ике полоса буенча оештырыла, аларның киңлеге - 20 км. Татарстан елгаларының башка участокларында машиналар хәрәкәте катгый рәвештә тыела.

Кече үлчәнешле көймәләр дәүләт инспекциясе үзәге хезмәткәрләре боз калынлыгын, башкарма хакимиятнең барлык органнары белән килештерүнең рөхсәт документациясен, коткару, элемтә чараларының булуын тикшергән. Һәр 100 м саен боз калынлыгы үлчәнгән һәм контроль уентылар алынган. Нәтиҗәдә, йөк күтәрүчәнлеккә ия билгеле бер машиналарны кичү аша чыгару турында карар кабул ителгән: әлегә боз өстеннән 1,5 тоннага кадәр авырлыктагы автомобильләр хәрәкәт итә ала. Боз калынлыгы 45 см булгач, 2,5 т-га кадәр авырлыктагы машиналарга да чыгу рөхсәт ителәчәк.

Россия Гадәттән тыш министрлыгының ТР буенча Баш идәрәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу - республикада рәсми рәвештә эшли башлаган, ачарга планлаштырылган 5 боз кичүенең икенчесе. Аерым алганда, кичә, ягъни 5 гыйнварда Татарстанда быел беренче боз кичүе - Мамадыш районының Соколка авылын Түбән Кама районының Яңа Закамье торак пункты белән тоташтырган 1,1 мең озынлыктагы кичү ачылды. Ул М-7 трассасы буенча юлны кыскарту мөмкинлеген булдыра. Боз кичүе ярдәмендә ТРның Мамадыш районыннан Түбән Кама районына кадәрге ара 120 км-га кыскара.

Чиратта - Казанның Аракчино бистәсен һәм Югары Осланны тоташтырачак боз кичүен ачу. Әлегә моның өчен кирәкле документлар пакеты әзерләнә.

Язма Татар-информ агентлыгыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев