Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән башлыгы призына чаңгы ярышы

Бу якшәмбедә Яшел Үзәннең "Маяк" спорт комплексында район башлыгы призына чаңгы ярышлары була.

Ярышларда яшел үзәнлеләр дә читтән килгән спортсменнарда катнаша ала. Төрле шәһәрләрдән килгән командалар саны чикләнмәгән: Яшел Үзән районы һәм шәһәре, республиканың башка шәһәрләреннән һәм күрше республикалардан килә алалар.

Катнашучыларны теркәү 15 февральдә 10нан 11.30 сәгатькә кадәр каралган. 11 сәгать 45 минутта ачылу парады. Старт 12 сәгатьтә бирелә. Хатын-кызлар һәм ирләр төрле дистанцияләрдә ярышачак. Ирләр: 18 яшькә кадәр - 20 чакрым, 18дән 39га кадәр - 50 чакрым, 40 яшьтән дә өлкәнрәкләр - 30 чакрымга йөгерәчәк. Хатын-кызлар: 18 яшькә кадәр - 10 чакрым, 18дән 39 яшькә кадәргеләр - 30 чакрым, 40 һәм аннан да өлкәнрәкләр - 10 чакрымга чабачак.

Ярышта катнашу өчен заявканы алдан Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсенә бирергә була. белешмәләр өчен телефон: 8(84371) 4-67-39.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев