Яшел Үзән бала тудыру йортында ремонт төгәлләнеп килә
Яшел Үзән районы бала тудыру йортында ремонт эшләре тулы куәтенә бара.
Ремонт төгәлләнеп, учреждение тулы куәтенә эшли башлауга биредә якын-тирәдәге биш район - Апас, Чүпрәле, Тәтеш, Буа, Кама Тамагы районы бала тудыручыларына да медицина хезмәте күрсәтелә башлый. Бала тудыру йортының акушер-гинекология корпусының куәте - 109 еойка, шул исәптән кәндезге страционар - 40 койка.
Ремонт тәмамланганнан соң, биредә елына 4000 мең бала тудыручы хатын-кызларны кабул итәчәкләр. Моның өчен барлык шартлар тудырылган - квалификацияле кадрлар җитәрлек, материаль-техник база да яхшы.
Бүген Яшел Үзәндә ТР Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин белән булган очрашуда шушы саннар яңгырады.
Фото http://allphoto.in.ua сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев