Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән авыл җирлекләрендә һәм бистәләрдә референдумга әзерлек бара

Якшәмбе көнне Яшел Үзән авыл җирлекләрендә һәм бистәләрдә теге яки бу эшне башлап җибәрү өчен халык ризалыгы алына - референдум үткәрелә. Хәтерләсәгез газетабызның 2014 елның 23 апрелендәге 30нчы санында барлык авыл җирлекләре шушы елның 22 июнендә җирле референдум үткәрү турында карарлары басылган иде. Һәрберебез яшәү урынының - чиста, эчәр суының...

Якшәмбе көнне Яшел Үзән авыл җирлекләрендә һәм бистәләрдә теге яки бу эшне башлап җибәрү өчен халык ризалыгы алына - референдум үткәрелә.

Хәтерләсәгез газетабызның 2014 елның 23 апрелендәге 30нчы санында барлык авыл җирлекләре шушы елның 22 июнендә җирле референдум үткәрү турында карарлары басылган иде.

Һәрберебез яшәү урынының - чиста, эчәр суының - саф, йөргән юлларының такыр булуын тели. Әмма җирле бюджеттан акча бик аз күләмдә бүленү сәбәпле, теләкләр тормышка ашмыйча кала. Ә безгә егерме елдан соң түгел, бүген кирәк.

Дәүләт бүген ярдәм итәргә вәгъдә бирә. Ничекме? Үзара салым җыю юлы белән. "Бу ысул моңа кадәр дә бар иде инде, - дип искә ала, бистә башлыгы булып эшләгән елларын искә алып, район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев. - Халык үзара акча җыеп юлларга ташка кадәр җәйде инде. Тик ул вакытта дәүләт ярдәме генә булмады. Хәзер хөкүмәт халыктан җыелган акчага дүрт өлеш өстәмә акча бүлеп бирә. Мәсәлән, кеше елга бер тапкыр 100 сум үзара салым түләсә, дәүләт тагын 400 сум өсти".

Бу акчаны нәрсәгә тотарга мөмкин соң? Зиратларны карауга, чишмәләрне, юлларны төзекләндерүгә җыелган акчага дәүләт дүрт тапкыр арттырып өстәсә, хыялларыбызның тормышка ашасына ышаныч бар. Ни дәрәҗәдә, анысын сез хәл итәсез. Раифа авыл җирлегендә, мәсәлән, әлеге сумманы 500 сум дип хәл иткәннәр. Димәк, башкарыласы эшләре дә саллы булачак.

Гүзәл Минһаҗеваның референдумга багышланган язмасын газетабызның чәршәмбе саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев