Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 709 чакыру кабул итеп алган

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 709 чакыру кабул итеп алган.

Татарстан урамында билгесез кеше кыйнаган 50 яшьләр тирәсендәге ир янына чакыру алынган. Ирнең баш мие селкенгән, борын сөяге сынган.
Энгельс урамында күкрәгенә пычак кадалган 42 яшьлек ир янына чакыру алынган. Аны медиклар хирургия бүлегенә китергән.
К.Маркс урамында дару төймәләре эчеп үзен агулаган 41 яшьлек исерек ир янына чакыру булган.
Столичная урамында күкрәгенә пычак кадалган 43 яшьлек исерек иргә медиклар ярдәме таләп ителгән.
Үзенә үзе пычак кадаган 42 яшьлек иргә дә медиклар ашыгыч ярдәм күрсәткән.
Медикларны Фрунзе урамындә билгесез кешеләр кыйнаудан баш мие селкенгән 32 яшьлек ир янына чакырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев