Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшь матрослар Англиягә курс алды

«Дельфин» яхта клубының яшь матрослары «Adventure» яхтасында Англиядә мавыктыргыч халыкара походта катнаша. Яшел Үзән малайлары һәм кызлары тренерлары Мәдинә Исламгәрәева белән берлектә легендар яхта командасы составында Хельсинкида һәм Ригада булырга өлгергән иде инде. Походта катнашучыларның берсе - «Дельфин» клубына йөрүче Тимур Әхмәдуллин үзенең көндәлегендә менә нәрсәләр язган: «Хельсинкидан Ригага сәяхәтебез...

«Дельфин» яхта клубының яшь матрослары «Adventure» яхтасында Англиядә мавыктыргыч халыкара походта катнаша. Яшел Үзән малайлары һәм кызлары тренерлары Мәдинә Исламгәрәева белән берлектә легендар яхта командасы составында Хельсинкида һәм Ригада булырга өлгергән иде инде.
Походта катнашучыларның берсе - «Дельфин» клубына йөрүче Тимур Әхмәдуллин үзенең көндәлегендә менә нәрсәләр язган: «Хельсинкидан Ригага сәяхәтебез әйбәт кенә башланды. Паруслы көймәләр парадын карап шаккаттык һәм аннары «The Tall Ships Races» регатасының бөтен флоты Рига ягына юл тотты. Әмма кичкә таба һава торышы үзгәрде, 5 баллы шторм чыкты. Дулкыннар 4-5 метрга кадәр күтәрелә, хәтта куркыныч та иде. Дулкын белән бергә акрын гына өскә күтәреләсең һәм кискен рәвештә аска төшәсең. Көнозын шулай дәвам итте. Яхта буйлап йөргәндә, егылып төшмәс өчен, бауга тотынып йөрергә туры килде. Шулай булуга карамастан, капитанның осталыгы нәтиҗәсендә Ригага җайлы гына килеп җиттек. Ригада өйдәге кебек: монда ике кешенең берсе русча белә һәм аралашу җиңелрәк».
26 июльдә «The Tall Ships Races-2013» регатасы вакытында Ригада «Adventure» яхтасына Латвия президенты Андрис Берзиныш килде. 27 июльдә регаталарның бөтен экипажлары Ригада парадта катнашты. 28 июльдә «Adventure» Польшаның Щецин шәһәренә юл алды. Аннары яхтсменнар Киль, Портсмут, Эдинбург, Клайпедага юл тотачак һәм 1 сентябрьдә Питерга әйләнеп кайтачак.
Искәрмә буларак шуны да әйтү кирәк. «Adventure» паруслы яхтаны (рус теленә маҗара дип тәрҗемә ителә) 2003 елда Бөек Британия Балтыйк флотының 300 еллыгы уңаеннан Россия Хәрби-Диңгез флотына һәм Санкт-Петербург шәһәренә бүләк иткән иде, аны принц Уэльский Чарльз шәхсән үзе тапшырды. «Adventure» Россия Хәрби-Диңгез флоты составына кабул ителә һәм Хәрби-Диңгез флотының 81нче яхта спорт клубы «эскадра»сын тулыландыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев