Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ярты гасырдан соң яңадан Яшел Үзәндә

Ерак Башкортстанда туып үскән Гата Галин Яшел Үзәнгә ничек килеп чыккан?

Югыйсә туган ягында да яшеллеккә күмелгән гүзәл почмаклар байтак бит. Башкортстанның Ас­кын районының Яңа Кора авылында туган Гата, 18 яше тулгач ук, үзе теләп фронтка китә. Харьковта танк училищесын тәмамлагач, аны 4нче Украина фронты составындагы 52нче мотоцикл полкына отделение командиры итеп җибәрәләр. Сержант Галин сугыш юлын Си­ва­штан башлый. 1944 елда Кырымны - Керчь­ны, Одессаны азат итүдә катнаша. Берничә тапкыр яралана. Симферополь янындагы каты сугышларда яраланган­нан соң, аны Яшел Үзән шәһәренең 1нче мәктәбенә урнашкан госпиталь­гә дәваланырга җибәрәләр. Яшел Үзән табиблары могҗиза тудыра: яшь солдатның аягын саклап кала һәм күзен дәвалый. Биредә ул нибары 3 ай була. Кабат фронт, кабат сугыш. Кырымга яңадан үз частена кайта. Севастопольне алуда катнаша. Висла елгасын кичә, Варшаваны азат итә. 2 майда инде безнең якташыбыз Берлин урамнары буйлап атлый.
- Җиңүне Бранденбург крепостендә каршы алдым, - дип искә төшерә данлы көннәрне ветеран. - Әйтеп бетергесез шатлыклы көн булды. Совет солдаты нинди коралдан файдаланган, барысыннан да салют ат­тылар.
Бөек Ватан сугы­шында күрсәткән батыр­лыклары өчен Га­­­­­­­­­­та Солтан улы утыздан а­ртык медаль һәм орденнар белән бүләкләнгән.
Күкрәге орден тулы фронтовик сугыштан соң туры Аскын ра­йонына кайта. Авылда клуб мөдире, укытучы булып эшли. Язмыш аны Молдавиянең Комрат шәһәренә алып килә. Аннары - Ташкент. Үзбәкстан якларында гомерлек ярын - Фәүзиясен очрата. Аннары Тула өлкәсендә яшәп алырга туры килә. Әмма Яшел Үзән аны барыбер үзенә тартып китерә.
Сугыш елларында өч кенә ай яшәп алса да, Яшел Үзәнне ул бөтен йөрәге белән яратып кала һәм, 58 елдан соң яңадан бирегә әйләнеп кайта. Менә инде 14 елдан бирле ул - чын мәгънәсенә яшел үзәнле. Тиздән 90 яшен тутыруга карамастан, ветераннар Советының күчеп кайткан ветераннар бүлегенең актив әгъзасы. Әлеге бүлектә барлыгы 360 ветеран исәптә тора. Гата Солтан улы хатыны Фәүзия ханым белән барлык чараларда катнашырга, тормышның ямен тоеп яшәргә тырыша.
Ринат Шәрипов,
Яшел Үзән ветераннар Советы активы әгъзасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев