Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Ярдәм» мәчете ифтарында һәркөн 1 мең кеше катнаша ала

Казан шәһәренең "Ярдәм" мәчетендә ураза дәвамында күзләре күрмәүчеләр, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр, "Ярдәм" тернәкләнү үзәгендә тәрбияләнүчеләр һәм мәхәллә халкы катнашында ифтар мәҗлесләре уздырыла. Иман йорты каршында корылган чатырда көн саен 1000ләп мөселман ифтар кыла алачак.

Чатыр дини тематикадагы баннерлар белән бизәлгән, ифтар вакытында вәгазь, Изге Коръән уку һәм нәшидләр башкару өчен махсус аппаратура урнаштырылган. ТР МДН рәисе урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов сүзләренчә, биредә һәр теләгән кеше ифтар мәҗлесе үткәрә ала, ә моның өчен "Ярдәм" мәчетенә мөрәҗәгать итергә кирәк.

Рамазан дәвамында ифтар ашларын үткәрүдә волонтерлар ярдәме дә кирәк. Әле изге һәм саваплы эштә катнашырга теләүчеләрне "Ярдәм" мәчетендә көтеп калалар, дип мөрәҗәгать итә мәчет сайты.

Материал матбугат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X