Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яраттырасың килсә

Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Мәскәүнең математика юнәлешендәге 57нче мәктәбенең әйдәп баручы укытучысы, «Литература» журналының баш мөхәррире Сергей Волков 9нчы лицей укытучылары һәм өлкән сыйныф укучылары өчен ачык дәрес бирде. Бүгенге көндә мәктәп укытучылары өчен иң актуаль булып саналган проблемалар турында уртага салып сөйләштеләр. «Ничек укучыларның ихтирамын казанырга?», «Балаларны ничек...

Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Мәскәүнең математика юнәлешендәге 57нче мәктәбенең әйдәп баручы укытучысы, «Литература» журналының баш мөхәррире Сергей Волков 9нчы лицей укытучылары һәм өлкән сыйныф укучылары өчен ачык дәрес бирде.

Бүгенге көндә мәктәп укытучылары өчен иң актуаль булып саналган проблемалар турында уртага салып сөйләштеләр. «Ничек укучыларның ихтирамын казанырга?», «Балаларны ничек әдәби әсәрләр укырга өйрәтергә?», «Ничек «икеле» куймаска?» - бу һәм башка шундый сорауларга бергәләп җавап табарга тырыштылар. Сергей Волков фикеренчә, күп нәрсә турыдан-туры укытучының осталыгына бәйле. Әдәбият дәресләрендә бергәләп кычкырып кызыклы китап уку да файдалы. Укучыларыңның игътибарын һәм ихтирамын яуларга теләсәң, уку-укытуның иң үтемле формаларын даими эзләргә кирәк. Язучылар белән очрашу - балаларны матур әдәбият әсәрләрен укырга өйрәтүдә иң үтемле һәм иң кызыклы формаларның берсе. Язучыларның китап укучылар белән очрашулары, китап булып басылып чыккан әсәрләре буенча конференцияләр үткәрү элек-электән үк булган һәм шушы күркәм традицияне, яңа төсмерләр белән баетып, дәвам итәргә генә кирәк. Бәхеткә, Яшел Үзән башкаладан ерак түгел. Өстәвенә, бүтән шәһәрләрдә яшәп иҗат итүче язучыларны да, сөйләшү өчен нинди дә булса кызыклы тема табып, шәһәр мәктәпләренә кунакка - ачык дәресләргә, иҗади очрашуларга чакырырга мөмкин. Сергей Волков әйтеп киткәнчә, Чиләбе өлкәсе мәктәпләрендә язучылар мәктәп укучылары белән еш очраша икән. Очрашуда катнашучылар Сергей Владимировичның әлеге тәкъдимен мыегына чорнап куйды.
Урал Салаватов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X