Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яраткан укытучым

Һөнәрләр бик күп, аларның төрле һәм кызыклы булуы турында һәркем белә. Ләкин бу һөнәрләргә өйрәтүчеләр кемнәр соң? Әйе, училище, техникум, институт, университет дигән уку йортлары бар. Ә аларга кадәр укый торган белем йорты − мәктәп. Балалар җиде яшь тулгач, мәктәпкә киләләр. Менә шушыннан башлана инде һөнәр ияләренең тамыры. Ә шушы...

Һөнәрләр бик күп, аларның төрле һәм кызыклы булуы турында һәркем белә. Ләкин бу һөнәрләргә өйрәтүчеләр кемнәр соң? Әйе, училище, техникум, институт, университет дигән уку йортлары бар. Ә аларга кадәр укый торган белем йорты − мәктәп. Балалар җиде яшь тулгач, мәктәпкә киләләр. Менә шушыннан башлана инде һөнәр ияләренең тамыры. Ә шушы яшь, ныгымаган тамырларга су сибүче кешеләр − укытучылар. Укытучы - барлык һөнәргә юл ачучы. Шуның өстенә, алар әле һөнәр генә тугел, ә тәрбия дә бирәләр. Укытучы булу ул бик җиңел тугел,аның өчен бик күп белергә, балаларны яратырга һәм хөрмәт итәргә кирәк. Укытучы булып эшләү - җаваплы эш ул. Укытучы, мәктәп... бу сүзләрне ишетүгә колагыма көмеш кыңгырау чыңы ишетелеп киткәндәй була. Инде ул көннәрдән алып сигез ел узып китте. Еллар белән бергә укый тоган дәреслекләр дә, укытучылар да алышынды. Әйе, инде минем укытучыларым шактый. Алар бөтенесе дә бик әйбәт, үз һөнәрләрен белә һәм ярата. Мин бөтен укытучыларны да хөрмәт итәм һәм безгә белем бирүләре өчен аларга бик рәхмәтлемен. Араларында минем яраткан укытучым - Хидиятова Резедә Әнвәр кызы. Ул безнең сыйныфта татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта. Үзенең көләч йөзе, ягымлы күз карашы һәм тыныч тавышы белән барыбызны да үзенә каратты, күңелләребезгә ачкыч тапты. Менә шулай зур сабырлык белән безне белем диңгезенә алып кереп китте. Резедә Әнвәр кызы дәресләрне мавыктыргыч,кызык итеп алып бара белә. Авыр темаларны да җиңел һәм аңлаешлы итеп ачып бирә. Ул безнең арабызда берәр нинди аңлашылмаучанлык килеп чыгуын, авырып китүебезне яки кәефсез чагыбызны бик тиз сизеп ала. Һәрвакыт игътибар белән тыңлый, юата, ярдәм итә. Ул безнең тырышканны күреп, мактый, кирәкле урында ачулана да белә. Кызганычка каршы без кайчакларда үзебезнең билгеләребез белән аның күңелен дэ төшерәбез, әмма аларны шундук төзәтергә дә тырышабыз. Ә инде "4", "5"леләр алган көнебез безнең өчен зур шатлык. Иң кызыгы шунда - "Тырышып укысагыз, "5"леләр алсагыз, ул сезнең миңа бүләгегез", ди. Әлбәттә, һәр укытучыга укучылары үз фәненнән яхшы билгеләр алганда бик тә күнелле. Мин Резедә Әнвәр кызы алып барган әдәбият дәресләрен бик яратам. Ул шундый матур итеп безгә шигырьләр,хикәяләр укыган да, үзеңне шул шигырьләрдәге бакчаларда кебек итеп хис итәсең. Язучыларның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнгәндә төрле презентацияләр кулланып безнең игътибарны үзенә җәлеп итә. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә туган телгә мәхәббәт, халкыбызның үткәне, киләчәге белән кызыксыну, горурлану хисләре тәрбияли. Безнең уку һәм фикерләү сәләтебезне үстерү, әхлаклылык, гаделлек, матурлыкны күрә белү сыйфатлары булдыру - апабызның хезмәт максаты.

Укытучының эш нәтиҗәсе укучы эшчәнлегендә чагыла, дип уйлыйм мин. Резедә Әнвәр кызы безне олимпиадаларга, төрле конкурсларга әзерли. Ата - аналар, укытучылар алдында чыгышлар ясый, тәҗрибә уртаклаша. Минем укытучымның исеме дә җисеменә туры килә. Ул гөлләр кебек матур, назлы. Аның белән hәрвакыт серләшәсе, күңелдәгене сөйлисе, көлеп кенә торасы килә. Тәнәфескә звонок булгач та, укытучыбыз яныннан китәсе килми. Резедә Әнвәр кызының сыйфатлары миңа бик ошый. Мин көн дә күтәренке күңел белән мәктәпкә барам, чөнки анда мине яраткан укытучыларым көтә. Минемчә, Резедә Әнвәр кызы hөнәренә тугрылыклы, олы җанлы, киң күңелле, зирәк hәм таләпчән, зур ихтирамга лаек укытучы. Бәя биреп бетергесез авыр хезмәтендә укытучыбызга иҗади уңышлар, күңел байлыгы телисе килә.

Айметдинова Диләрә,

Яшел Үзәннең 14нче лицее

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X