Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ярата белсәң, тормыш матур

Өлкәннәр көне якынлаша.

Тормыш – матурлык патшалыгы ул! Моны философлар һәм шагыйрьләр, рәссамнар һәм музыкантлар, язучылар раслый.

Әмма, кызганычка, без өлкәнәя барабыз һәм картаябыз.
Бу, үз чиратында, безгә эмоциональ яктан тискәре йогынты ясый, шул рәвешле зур һәм кече проблемалар тудыра, нервлар какшау сәбәпле психосоматик киеренкелек барлыкка килә.
Өстәвенә, әлеге яшьтә ге ләрнең тормыш сыйфатын бозуга китерә торган проблемалар да бар. Мәсәлән, эчке органнар авырулары, балаларының мөстәкыйль яши башлавы, ялгызлык, тормыш мәгънәсен югалту.
Сәламәтлекне, оптимизмны һәм тормыш сөючәнлекне ничек сакларга?
Менә берничә гади киңәш:
физик тәнегезне ныгытыгыз. «Сәламәт тәндә-сәламәт рух» һәм без өлкәнрәк булган саен моңа күбрәк игътибар бирергә тиеш;
теләсә нинди тормыш кыенлыкларына «барысы да уза һәм узачак» дип карарга кирәк;
күтәренке кәефле кешеләр – оптимистлар белән ешрак аралашырга тырышыгыз;
күңелегезгә якын булган шөгыль табыгыз;
мөмкин кадәр күбрәк та бигатьтә булыгыз, анда сез бик күп матурлыкны күрә алырсыз;
тирә-ягыгызга карагыз, анда сездән дә начаррак яшәүчеләрне күрерсез, аларга ярдәм итәргә тырышырга кирәк;
коронавирус проблемасында туктап калмагыз, санитария-гигиена кагыйдәләрен үтәгез.
Һәм, ахырда, бераз үзем турында әйтәсем килә. Мин дә, өлкән кеше, тиздән 75 яшь тула. Тик мин эшлим, тормышның барлык яңалыкларын белергә омтылып яшим, үз учреждениемнең барлык эш өлкәләрендә актив катнашам, физкультура, мөстәкыйль психокоррекция ярдәмендә физик формамны саклыйм, физик хезмәт белән күп шөгыльләнәм, чөнки авыл җирендә яшим. Шуның аркасында, үземне физиологик яшемнән күпкә яшьрәк хис итәм һәм һәр көнемә шатланам – сезгә һәм барыгызга да шуны телим…
Тормыш матур ул, аны ярата белергә генә кирәк.

Румил Борһанов,
медицина профилактикасы үзәгенең
табиб-психотерапевты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев