Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яр Чаллыда бассейнда тугыз кеше хлор белән агуланган

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә, РФ Тикшерү комитеты сайтында.

"2020 елның 22 февралендә, кичен, Чаллы шәһәре хастаханәсенә хлор, күз һәм сулыш юллары пешү билгеләре белән тугыз кеше хастаханәгә озатылды, шул исәптән җиде яшьтән 17 яшькә кадәрге сигез балигъ булмаган бала", - диелә хәбәрдә. 

Гаеплеләргә карата РФ Җинаять кодексының 238 маддәсе буенча ("Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән эшләр башкару яки хезмәтләр күрсәтү") җинаять эше кузгатылган. 

Ял вакытында "Тонус" базасында балалар һәм яшүсмерләр бассейнда су коенырга булганнар. Күпмедер вакыттан соң коенучыларның күзләре авырта, коса, баш әйләнә башлый. Барлык зыян күрүчеләр медицина ярдәме алды, аларның тормышы өчен куркыныч юк. Ике зыян күрүче бала хәзерге вакытта өйдә. Һәлакәт урынын тикшерүчеләр карап чыкты, һава һәм су пробалары экспертизага җибәрелгән. 

Республика буенча Роспотребнадзор идарәсе матбугат хезмәте ТАССка хәбәр иткәнчә, һава пробасын тикшерү нәтиҗәләре буенча хлорның нормасы өч тапкырга арткан. Бассейн вакытлыча ябылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев