Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Янгын корбаны

Васильево бистәсендә чыккан янгында 44 яшьлек ир һәлак булган.

Новая урамындагы йортларның берсендә янгын көндезгә 12ләр тирәсендә чыга. Бу урынга беренчеләрдән булып 152нче янгын-коткару часте коткаручылары килеп җитә.Бу вакытта инде ут бүрәнә йортны һәм агач сарайларны чолгап алган була инде. Ялкын күрше йортларга да үрмәли башлый. Янгын сүндерүчеләр шунда ук янгынны сүндерә башлап, йортның хуҗасын да эзләргә тотына. Күрше хуҗалыкны янгыннан саклап калу мөмкин буса да, кешене - юк.Тәне нык пешкән ир йорт хәрәбәләре арасыннан табып алына. 

Күршеләре сөйләвенчә, бу ир йортта ялгызы гына яшәгән, спиртлы эчемлекләр дә кулланган, тәмәке дә тарткан. ЯҮМР буенча янгын күзәтчелеге инспекторларының якынча мәгълүматларына караганда янгын йорт хуҗасының үзенең исерек килеш ут белән саксызлыгыннан чыккан.

Ел башыннан Яшел Үзән районында бу бишенче янгын корбаны инде. Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре яшел үзәнлеләрне ут белән сак эш итәргә чакыра. -Янгыннарда кешеләрнең үлеме борчу уята, - дип аңлатма бирә бу ситуациягә Татарстан Республикасы буенча ФПСның 8нче отряды җитәкчесе Зөфәр Хәлиуллин.-Мондый киеренке шартларда ут белән сак булырга, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә һәм өйдә исерек килеш тәмәке тартмаска кирәк. Үзегезне саклагыз! 

Резидә Йосыпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев