Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Янгыннардан куркып яшик

Янгыннан барыбыз да курка, әмма иминлек кагыйдәләрен күбебез санга сукмый. Искергән электр үткәргечләрен алмаштырмыйбыз, электр приборларын кабызган килеш онытып калдырабыз, мичләрне якканда иминлек кагыйдәләре турында уйлап та карамыйбыз. Янгыннар аеруча салкын чорда кискен артып китә. - Октябрьнең соңгы атнасында гына да безнең район территориясендә 9 янгын теркәлде, - дип сөйли...


Янгыннан барыбыз да курка, әмма иминлек кагыйдәләрен күбебез санга сукмый. Искергән электр үткәргечләрен алмаштырмыйбыз, электр приборларын кабызган килеш онытып калдырабыз, мичләрне якканда иминлек кагыйдәләре турында уйлап та карамыйбыз. Янгыннар аеруча салкын чорда кискен артып китә.

- Октябрьнең соңгы атнасында гына да безнең район территориясендә 9 янгын теркәлде, - дип сөйли Яшел Үзән янгын сагы гарнизоны җитәкчсесе Зөфәр Хәлиуллин. - Көзге-кышкы чорда электр җиһазларыннан файдаланганда иминлек кагыйдәләрен үтәмәүдән, мичләрдән янгын еш чыга. Күпләр заман җылыткычлары куркыныч түгел дип бик ялгыша. Аларны бервакытта да төнгә кабызып калдырырга ярамый. Газ конфоркалары, плитәләр һәм кулдан ясалган җылыткычлар турында әйтеп тә торасы түгел.
Мунча мичләре аеруча куркыныч. Янгыннар гадәттә мичне артык кызу ягудан, яисә кирпеч кладкада ярылган урыннар булудан, мичне якканда тиз кабынып китүчән әйберләр кулланудан чыга. 12 сентябрьдә Протопоповка авылында шулай мунча миченнән янгын чыгып, бер йортта яшәүчеләр кышка каршы түбәсез кала. 22 октябрьдә Овражная урамында мунчадан чыккан янгыннан өйдә йоклап калган кешене көчкә генә коткарып калалар. Янгын сүндерүчеләр тырышлыгы белән ут еракка таралмый. Бу очракта да бәла нык кызган мичтән чыга.
Шуны да билгеләргә кирәк, янгыннар күбрәк мичне якканда аны карамыйча, игътибарсыз калдырудан чыга. Салкын көннәрдә мичне озак итеп ягалар. Шуңа күрә аны әз-әзләп, көнгә берничә тапкыр ягарга кирәк. Мич янында әйберләр киптерергә яисә сакларга, кабызганда тиз кабына торган сыеклыклар кулланырга ярамый. Ягу сезоны башланыр алдыннан мичләрне һәм төтен чыгаргычларны чистартырга, тикшерергә, ярыклар булса, аларны төзәтергә, ямап-сылап куярга кирәк. Мичләрнең төтен чыгаргычларын өч айга бер тапкыр, ә кухня плитәләрен, котельныйларны айга бер тапкыр корымнан чистартып тору зарур. Бервакытта да янгыннарның бик куркыныч, сезнең белән дә шундый хәл килеп чыгарга мөмкин булуын онытмагыз. Алдан күрелгән чаралар гына акыллы хуҗаны артык чыгымнардан саклап калыр.
Резидә Йосыпова,
Яшел Үзән янгын сагы гарнизонының матбугат сәркатибе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев