Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Янгын сүндерүдә булышучылар бүләкләнде

Олы Яке авыл җирлегендә яшәүче 17 кеше федераль янгын сагы хезмәтенең 8нче отряды хезмәткәрләре тарафыннан 2014 елның 22 декабрендә Каратмән авылында чыккан янгынны сүндерүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен бүләкләнде.

Исегезгә төшерсәк, ул вакытта бер йорт янып, ут күршеләргә күчеп, анда йортның бер өлешенә, мунча һәм гаражына зыян килгән иде. Янгынны авыл халкы белән бергә сүндерделәр. Берәү дә читтә калмады. Өлкәннәргә булышырга мәктәп укучылары да кайтып җитте.

Күп тә үтмәде Каратмән авылында яшәүче Л.Гомәрова ТР МЧС министрына Яшел Үзән янгын сүндерүчеләренә рәхмәт белдереп хат юллаган. Анда болай язылган: "Янгын сүндерүдә катнашкан МЧС хезмәткәрләренең барысына да зур рәхмәт белдерәм. Аларның бердәм эше һәм кыюлыгы безне шаккаттырды!"

Янгынны сүндерүдә булышкан мәктәп укучыларына Рәхмәт хатларын Олы Яке авыл җирлеге халкы җыенында янгын сагы федераль хезмәтенең 8нче отряды җитәкчесе урынбасары вазыйфасын башкаручы Максим Сергеев тапшырды.

-Халык белән бердәм булганга гына ут ерак китә алмады, - диде ул үзенең чыгышында. - Янгын сагы гарнизоны исеменнән Каратмән авылы халкына, мәктәп укучыларына, аларның әти-әниләренә, укытучыларына зур рәхмәт.

Тантанада Олы Яке мәктәбенең математика укытучысы Зөлфәт Ибраһимов та билгеләнде.

-Авылда шулай кабул ителгән, башкача мөмкин түгел, - диде яшь укытучы. - Берәр кешедә бәла чыкса, бөтен авыл белән аңа ярдәм күрсәтәбез. Соңгы биш елда безнең авылда янгын чыкканы юк иде әле. Шуңа күрә йорт яну безнең өчен гадәттән тыш хәл булды. Әмма без үзебезне герой итеп санамыйбыз. Бөтен кеше шулай эшләр иде.

Шулай итеп, янгынны сүндерүдә булышкан мәктәп һәм көллият укучылары Зиннәтуллин Әлфәт, Шакиров Булат, Шакиров Илмир, Миндубаев Ренат, Хәбибуллин Фәнис, Сафиуллин Илфат, Шәйхетдинов Радик, Зарипов Илшат, Миннегулов Динар, Мәҗитов Рифат, Сабиров Айнур, Вафин Раил, Терентьев Николай, Гыймадиев Рәдис, Галәвиева Гөлия, Заһидуллина Чулпан һәм укытучы ИбраҺимов Зөлфәткә Яшел Үзән янгын сагы гарнизоныннан истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Резидә Йосыпова,

Яшел Үзән янгын сагы гарнизонының матбугат хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев