Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Янгын сүндерүчеләр – иң ерак авылларда

Авылдашларның йорт-кураларында янгынны булдырмау, хуҗаларга янгын куркынычсызлыгы турында мәгълүмат җиткерү - янгын сүндерүчеләр һәм күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре әнә шундый максат белән районның иң ерак авылларына барып чыкты.


Иң беренче чиратта, язгы ташу басарга мөмкинлеге зур булган торак пунктка юнәлделәр. Әгәр ул-бу була калса, алар беренче булып башка торак пунктлардан аерылган килеш калачак. Норлат авыл җирлегенә караган Луковское, Прибой авылларына, мәсәлән, яз көне ашыгыч ярдәм күрсәтүчеләр дә, күчмә кибет тә килә алмый, хәтта янгын сүндерү машинасына авылга керү дә проблемага әверелә. Шуңа күрә шушы вакыт аралыгында авылда яшәүчеләрнең иминлеге үз кулларына тапшырыла. Йорт-җирләрен янгыннан ничек саклыйлар, никадәр игътибар итәләр, тормышлары, тынычлык­лары шуннан тора.
Янгын сүндерүчеләр янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерү, авылда яшәүчеләрне кисәтү өчен авылларга чыга. Коры әңгәмә корып кына, ниндидер белешмәләр өләшеп кенә халыкның игътибарын җәлеп итеп булмый. Йортларны караганда кимчелекләрне күрәләр, аларны бетерү юлларын да күрсәтәләр.
- Халыкның иминлеге йорт хуҗаларының үзләреннән тора, - ди 8нче федераль янгын сүндерү хезмәте начальнигы урынбасары Марат Заһретдинов. - Тикшергәндә без, иң беренче чиратта, йортта электр хуҗалыгына, мичләргә игътибар итәбез. Шәхси секторда янгыннар электр чыбыклары, мичләр төзек булмаганнан күбрәк чыга.
Йортларны тикшергәндә инс­пекторлар иң беренче чиратта күп балалы гаиләләр яшәгән, яки тәртипсез гаиләләр яшәгән йортларга игътибар итә. Мондый гаиләләргә алар «Родник» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре белән йөри. Авылда яшәүче иң кечкенәләргә янгын иминлеге тематикасына багышланган китапчыклар да бүләк итәләр.

Резидә Йосыпова,
ТР буенча 8нче федераль янгын сагы хезмәтенең матбугат хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев