Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Янгын – куркыныч афәт

25-31 июльдә янгын сүндерүчеләр 35 чакыру кабул итеп алган.

Шуларның 12се ялган булган, 3 авариягә барганнар. 6 янгын очрагы теркәлгән.

-Васильевода бакча өе янган. Янгынның якынча сәбәбе - электр җиһазлары белән эшләгәндә кагыйдәләрне үтәмәү. Зыян суммасы - 200 мең сум.

- 31 июльдә Карамалы Тауда мунча һәм гараж яну турында хәбәр килә. Биредә утның торак йортка күченү куркынычы туа. Нәтиҗәдә, мунчаның эчке ягы, гаражның чормасы яна, өйне саклап кала алалар. Зыян суммасы - 90 мең.

- 1 августка каршы төндә Васильево бистәсендә 5 катлы йортның беренче катында урнашкан фатирда янгын чыга. Янгын сүндерүчеләр килгәндә зал бүлмәсендә мебель яна торган була. Йортта яшәүчеләр урамга чыга, аларны фатир хуҗасы уята. Нәтиҗәдә, йорт җиһазлары яна, зыян суммасы - 30 мең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X