Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Янгын корбаннары арта (+фотолар)

Ут белән саксызлык янгыннар чыгуның төп сәбәбе булып кала. Алар арасында исерек килеш саксыз тәмәке тарту өстенлекле. Яшел Үзәндә соңгы ике атнада гына да шундый 7 янгын теркәлгән. Алтысында янгынны вакытында сүндереп зыян күрүчеләрне коткару мөмкин булса, соңгысында - Декабристлар урамының 9нчы йорты фатирында ут күрше фатирларга таралмаса да, 56...

Ут белән саксызлык янгыннар чыгуның төп сәбәбе булып кала. Алар арасында исерек килеш саксыз тәмәке тарту өстенлекле. Яшел Үзәндә соңгы ике атнада гына да шундый 7 янгын теркәлгән. Алтысында янгынны вакытында сүндереп зыян күрүчеләрне коткару мөмкин булса, соңгысында - Декабристлар урамының 9нчы йорты фатирында ут күрше фатирларга таралмаса да, 56 яшьлек ир һәлак булган. Бу ир спиртлы эчемлекләр кулланырга яраткан, бүлмәсендә тәмәке тарта торган булган.

2013 елда урын өстендә тәмәке тартудан янгын чыгып 13 кешенең гомере өзелгән. Бәла чыкмасын өчен начар гадәтләрне өйгә кертмәскә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев