Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ямьле җәйнең кыл уртасы

Җәйнең бер начар гадәте бар: көттереп кенә килә дә, күз ачып йомганчы узып та китә.

Календарьда - җәйнең кыл уртасы, шуңа да бүген һәркем аның кадерен белеп калырга ашыга. Авыл халкының бер минут тик торырга да вакыты юк, эшнең гөрләгән чагы. Бәрәңге эшкәртү, чүп утау кебек эшләр артка чигенә: бакчачыларның да, уңган хуҗабикәләрнең дә, чын мәгънәсендә, урак өсте. Иртә яздан бар көчен генә түгел, ә күңел җылысын да биреп үстергән нигъмәтләрдән кышка кайнатмалар ясый, банкалар яба торган чак җитте. Кай арада чия, кура җиләге, карлыган өлгереп килә. Җыярга гына җитеш! Ә өлгерергә кирәк, чөнки җәйнең бер көне ел туйдыра.
Газета укучыларыбыз нинди эшләр белән мәшгуль икән бүген? Кызыксынып үзләренә шалтыраттык.
Рәзинә Сәйфетдинова, Мулла Иле:
- Җәйге ялга чыксам да, эштә әле һаман. Шулай да барысына җитешергә тырышам: җиләккә бардык, аннан варенье кайнаттым. Улларым чия компоты бик яратканга, ел да күп итеп чиядән компот ясыйм. Кышка 3 литрлы 40лап банка компот япмыйча кергән юк.
Миләүшә Сабирова, Осиново:
- Быел егылып китеп җир җиләге җыйдык, бер-и­ке генә көн барырмын дип уйлаган идем, атна буе диярлек җыйдым. Ул җиләктән варенье кайнаттым, катырдым, кагын ясадым. Баксаң, бакчамда карлыганым да, чиям дә, крыжовник та өлгергән икән. Хәзер шулар белән мәш киләм. Кышкы озын кичләрдә тәмләп чәй эчәргә насыйп булсын иде.
Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X