Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яман чир белән «ялган» авыручылар ачыкланды

Татарстанда инвалидлыкны рәсмиләштерү максатыннан, онкологик диагноз сатып алу буенча ике җинаять эше тикшерелә.

Алар мошенниклык факты буенча ачылган. Беренчел мәгълүматлар буенча, бер эпизод буенча гына да дәүләткә зыянның суммасы якынча 3 млн сум тәшкил иткән, әмма ялган «инвалидлар» саны һәм шуңа бәйле рәвештә алдауның масштабы тагын да үсәргә мөмкин.
Аферистларны Татарстан Республикасы буенча медик-социаль экспертиза хезмәткәрләре ачыклаган, дип хәбәр итә "Бизнес Онлайн" басмасы. Тикшерү барышында алар I төркем алган 13 инвалидка игътибар итә, ни гаҗәп, бу авырулар "IV стадиядәге ашказаны авыруы" диагнозы белән ике-өч ел яши икән инде. Мондый «могҗиза»га ышанмыйча, белгечләр тикшерү материалларын хокук саклау органнарына тапшырганнар. Тикшерүчеләр исә, диагнозлар куелган медицина оешмаларына тиешле сорау юнәлткәннәр, һәм мондый пациентларны берәүнең дә күзәтмәгәнлеге ачыкланган. Ә бу ялган «инвалидларга» белешмәләрне - моннан берничә ел элек вафат булган табиб биргән булып чыга.
Тикшерү барышында ялган документлар буенча инвалидлыкны рәсмиләштергән тагын биш кеше калкып чыга. Аларның күрсәтмәләре ярдәмендә үз хезмәтләре өчен 150-300 мең сум җыйган арадашчы ачыклана. Элегрәк бу хатын-кыз мошенниклык һәм ялган документлар ясаганы өчен җинаять җаваплылыгына тартылган булган инде. Шулай ук, МСЭ бюросының берсендә эшләүче терапевт та кулга алына. Тикшерүчеләр фикеренчә, нәкъ менә ул ялган белешмәләр нигезендә инвалидлык биргән.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 11 ел эчендә Татарстанда онкоавырулар саны 39 процентка арткан. 2015 елда төбәктә яшәүче һәр 42 нче кеше хисапта торган, хәзер - бу сан 35 тәшкил итә. Ләкин, мөгаен, бу саннар астында ялган авырулар да бардыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев