Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ялларда һава торышы: плюс 42 градустан юеш карга кадәр

Якындагы ялларда Россия төбәкләрендә яшәүчеләрне аномаль температура көтә, дип хәбәр итә "Российская газета".

Россиядә июль уртасында температура 42 градуска кадәр күтәреләчәк, ә минималь температура 2 градус салкын тәшкил итәргә мөмкин.

Бу атна ахырында Үзәк федераль округта, Көньяк һәм Төньяк-Кавказ округта температура климат нормасыннан уртача 7 градуска югары булачак, дип белдерә Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе баш белгече Марина Макарова. Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә температура 28-33 градуска кадәр күтәреләчәк. Җомга кыска вакытлы яңгыр көтелә, ә ялларда явым-төшем көтелми. Төнлә башкалада 20-22 градус җылы булса, өлкәдә - 17-22 көтелә.
Атна башыннан температура әкренләп төшә башлаячак. Ялларда иң югары температура - Волгоград, Ростов, Әстерхан өлкәләрендә, шулай ук Калмыкиядә, ул 40-42 градус тәшкил итәчәк. Шулай ук Кырымда да 40 градус чамасы булачак. Ә Салехардта яшәүчеләрне 30 градуска кадәр җылы булачак. Ленинград, Псков, Новгород өлкәләренә һәм Карелиягә яшенле яңгыр циклоны киләчәк.
Якутиядә аномаль салкын һава торышы күзәтелә. Атна башында кар яуган, атна азагында минуслы температура көтелә. Төнлә температура 2 градус салкын булса, көндез 13-20 градус булачак. Бу атнада Якутия Россиянең иң салкын төбәге булды, климат нормадагыдан 4-5 градуска түбәнрәк. Якутия минималь температура буенча һәрвакыт салкын Чукотканы да уздырды. Юеш кар явуы ихтимал. Салкыннар Иркутск өлкәсенә дә кагылачак.
Калининградта диңгез суының температурасы 19 градус чамасы булачак, Евпатория, Алуш, Ялтада - 25 градуска кадәр, Геленджик, Сочи һәм Туапседа - 26 градус.
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев