Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ялгызлык – өлкәннәр дошманы

Россиядә алкоголизм­нан  өлкән яшьтәге кешеләрнең 8 проценты интегә. Алкогольгә бәйлелекне төрле тормыш хәлләре китереп чыгарырга мөмкин. Төп факторы  – ялгызлык. 

Кеше пенсиягә чыгу белән аның тормыш ритмы үзгәрә. Гаиләдә яшәргә, коллективта эшләргә күнеккән кешене үзгәрешләр юлдан чыгарырга мөмкин. Менә шул вакытта ул  алкогольне  дару урынына куллана башлый. Әлбәттә, ул аңа беренче вакытта җиңеллек китергән сыман булыр.  Тик менә нәтиҗәсе генә кызганыч тәмамланырга, ягъни ул алкогольдән башка яши алмый башларга мөмкин. 
Татарстан Республикасы Роспотребнадзор идарәсенең Яшел Үзән территориаль бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, ялгыз яшәүче өлкәннәрнең  хезмәт дисциплинасы  югала һәм  ул тыелу факторы статусын ала, ягъни «атна ахыры эчкечелеге» дип аталган көндәлек куллануга әйләнә. Хезмәткәрләрнең айныклыгын тикшереп торган хезмәт  админис­трациясенең булмавы һәм  социаль изоляция өлкән кешене алкогольне  контрольсез куллануга этәрә, интоксикация һәм үлеп китү куркынычын арттыра. 
Шуны әйтергә кирәк, 60 яшьтән соң тузган организм токсиннарга каршы актив көрәшә алмый. Хроник авырулар баш калкыта, кан басымы күтәрелә, йөрәккә һәм баш миенә кан саву куркынычы арта. Аларга детоксикация дә авырлык белән бирелә. Депрессия­ләр кешене аяктан ега. 
Кешенең яше барган саен аның кан тамырлары, нерв системасы һәм башка органнары торышы да үзгәрә. Кеше спиртлы эчемлектән әкренләп канәгатьләнү алудан туктый. Эчәргә яратучылар 55-60 яшьләргә  җиткәч инфаркт, инсультка тиз бирешә. 
Кайберәүләр инде аракыдан башка тормышын күз алдына китерә алмый башлый. 50 яшьтән соңгы алкогольгә бәйле хатын-кызлар  хәзер бөтенләй социаль проблемага әйләнеп бара. 
Өлкән яшьтәге алкоголиклар пневмония, онкология, йөрәк һәм бөер, кан тамырлары авыруларыннан, алкоголь деменциясе, гастрит һәм панкреатитлардан интегә.  
Өлкән яшьтәгеләр алкоголизмының тагын бер үзенчәлеге – алар медикаментлар белән дәвалау­ларга һәм кодированиегә бирешми. Шуңа күрә өлкәннәр алкоголизмын озак вакытлы психотерапия, якыннарының игътибары гына җиңә ала. 
Алкоголь – кеше сәламәтлеген җимерә торган куркыныч әйбер. Әмма  ул беренче чиратта баш миен, нерв системасына тәэсир итүдән тыш, кешенең шәхесен җимерә, җәмәгать мөнәсәбәтләрен үзгәртә, җинаятьчелекне арттыра. Өлкәннәр алкоголизмы нәтиҗәләре бик кызганыч: спиртлы эчемлек тиз арада  сәламәтлекне җимереп, йөрәк өянәкләренә, маразмга, акыл бетүгә һәм ни  аяныч, үлемгә китерә. Шуңа күрә якыннарыгыз арасында шундый бәйлелек барлыгын сизсәгез, тиз арада белгечләргә мөрәҗәгать итегез.      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X