Ялганчылар исәбенә 86 780 сумын күчергән
Хәзер Интернет-кибетләр аша алданучылар күбәя.
Менә шушы араларда гына да ничә кеше Интернет сайтлары аша эш итүче мошенникларга акчаларын күчергән.
Яңа Тура авылында яшәүче 52 яшьлек ир Интернет кибеттән эретеп ябыштыру аппараты сатып алырга булган. Мошенниклар үзләрен Мәскәү шәһәрендәге ширкәттән дип атаган. Нәтиҗәдә ир кеше ялганчылар исәбенә 86780 сум акчасын күчергән дә куйган. Хәзер акча да юк, аппарат та.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев