Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ялган күрсәтмә бирүче дә җинаятьче

Танышларыннан, дус һәм туганнарыннан судта үз файдасына ялган күрсәтмә бирүне сорап мөрәҗәгать итүчеләрне ишеткән бар.

- Әйтик, «Дустым, судта мин автомобильне бер миллион ярым сумга түгел, ә үземнеке булганга, өч тапкыр арзанрак бәягә - 500 мең сумга саттым, дип әйт әле. Моның өчен мин синең машинаңның кышкы тәгәрмәчләрен алмаштырып бирермен».
- Әмма ялган күрсәтмә бирергә ризалык биргәнче, башта аның нәтиҗәсе турында уйларга кирәк, чөнки моның өчен җинаять җавап­лылыгы каралган, - дип аңлата бу хакта шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе Людмила Тосакова. - Җинаять эшләрен тикшерү барышында һәм шулай ук судларда гражданлык эшләрен караганда еш кына шик астына алынучы белән зыян күрүче һәм җавап бирүче күрсәтмәләрендә кара-каршы версияләр була. Андый очракларда чынбарлыкны исбатлау өчен шаһитлардан сораштырырга туры килә. Иминлек компаниясе хезмәткәренә, кибет сакчысына, җирле үзидарә органнарында эшләүчеләргә ялган күрсәтмә биргән өчен җинаять җаваплылыгы каралмаган. Суд утырышларында чынлыкта булганны үзгәртеп җиткергән теләсә кайсы ялган өчен РФ Җинаятьләр Кодексының 307нче маддәсе буенча җавап тотарга туры килә.
Әлфия Зыякаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X