Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ялган аракы саткан

Яшел Үзән шәһәр суды 44 яшьлек Альберт Галимовка карата хөкем карары чыгарды. Бу кеше ялган аракы ясап яткан булган. Шушы елның март аенда Эчке эшләр бүлегенең икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору бүлегенә Гоголь урамында яшәүче берәүнең ГОСТ таләпләренә туры килмәгән аракы ясап сатканлыгы турында хәбәр килеп төшә. Тикшерү бурышында...

Яшел Үзән шәһәр суды 44 яшьлек Альберт Галимовка карата хөкем карары чыгарды.
Бу кеше ялган аракы ясап яткан булган. Шушы елның март аенда Эчке эшләр бүлегенең икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору бүлегенә Гоголь урамында яшәүче берәүнең ГОСТ таләпләренә туры килмәгән аракы ясап сатканлыгы турында хәбәр килеп төшә. Тикшерү бурышында бу хәбәрнең дөрес булуы ачыклана. «Мондый аракының кеше сәламәтлегенә зыянлы икәнлеген белсәм дә, тыелып тора алмадым, мин шул рәвешле яшәргә акча эшләдем», - дип аңлаткан ул тикшерүчеләргә. Шунсын да әйтергә кирәк, бу кеше нәкъ шундый ук гамәле өчен бер тапкыр җаваплылыкка тартылган булган инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев