Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Якындагы ике айда россиялеләр 60 мең сумга кадәр ярдәм алачак

Акча федераль бюджеттан бүленә.

Якындагы ике айда күп кенә россиялеләр өстәмә акча пособиеләре алачак. Акчаны президент Владимир Путин йөкләмәсе буенча бюджеттан бүлеп бирәчәк.

Төрле дәрәҗәдәге социаль учреждениеләр хезмәткәрләре төп хезмәт хакына акчалата өстәмә алырга тиеш.

Пособие күләме квалификациягә, хезмәткәрнең вазыйфасына, шулай ук, аның COVID-19 авырулары белән аралашу дәрәҗәсенә бәйле булачак.

Шулай итеп, барыннан да күбрәк COVID-19 ачыкланган интернат-йорт табиблары алачак. Аларга 60 мең сумга кадәр өстәп түләнәчәк. Әгәр табиб яңа авыру белән эшләмәсә, өстәмә түләү күләме 40 мең тәшкил итәчәк.

Медперсонал, инструкторлар һәм лаборантлар, пациентларның инфекциясе булмаса, 25 мең сум алачак. Һәм 35 мең - әгәр йоктыру очрагы теркәлгән булса. Учреждениедә эшләүче психологларга, тәрбиячеләргә, логопедларга, укытучыларга һәм китапханәчеләргә шулкадәр үк түләячәкләр.

Кече медицина персоналы һәм техник хезмәткәрләр, шулай ук, өстәмә түләүләр алачак, ләкин азрак күләмдә. Беренче булып коронавирус ачыкланган очракта 20 мең өстәп түләнәчәк һәм 15 мең сум - әгәр ул булмаса. Ә икенчеләренең өстәмә күләме 15 һәм 10 мең тәшкил итәчәк.

Карарда әлеге түләүләр гражданнарга 15 сентябрьгә кадәр күчереләчәк, дип билгеләп үтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик яхшы! ярап куя ул акча - гомерлэр бик авыр