Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Якташыбыз Динә Гарипова марафонга чыга

Якташыбыз Динә Гарипова уңышларына сөенеп туя алмаган идек әле. Ул безне "Голос" тапшыруында җиңеп бөтен Россиягә таныткан иде.

Аннан соң да ул үзәк телевидениедә еш чыгыш ясап безне куандырып торды. Россия иле буйлап гастрольләрдә дә йөрде, альбомын чыгарды. Менә хәзер дә ул лидер буларак, "Голос" проектының өченче сезонында җиңүче Александра Воробьева һәм шулай ук солистлар Валентина Бирюкова һәм Полина Конкина белән ил буенча яңа концерт марафонына чыга. Шунысы кызганыч, әлегә бу концерт программасында Татарстан шәһәрләре юк. Ә безнең шәһәрдә Динә Гарипованың хәйриячелек фонды эгидасында "Твой голос" эстрада җырлары муниципаль конкурсына җирле талантларны сайлау башлана. Кайбер талантлар өчен аның беренче старт булуы мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев