Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Якташыбыз «Үз телем» бәйгесе җиңүчесе

Мәктәп укучысы үз проектын гамәлгә ашыру өчен грант откан.

Яшел Үзәннең 5нче гимназия укучысы Батырхан Шәйхетдиновның узган ел бүгенге көндә балалар өчен бөтенләй ят булган хезмәт – рун язуын өйрәнүе хакында газетабызда язган идек.

Ул кириллицада язылган татар текстларын борынгы рун язуына күчерә торган программа уйлап тапкан. Әлбәттә инде тынгысыз егет ирешелгәннәр белән генә туктап калмыйча, алга таба да яңа программалар булдырырга керешә. Әтисе Эмиль Шәйхетдинов безгә улының татарча-русча сүзлек өстендә хезмәт куюын хәбәр иткән иде. Шушы көннәрдә Батырханның әлеге проекты белән зур бәйгедән җиңү яулап кайтуы билгеле булды.
Татар телен саклауны, татар мәдәниятен популярлаштыруны hәм танытуны үзенә максат итеп куйган «Үз телем» бәйгесенең төп оешты ручысы — эшмәкәр Рөстәм Рамазанов. Ул Казан шәһәр думасы депутаты, бу бәйгене Казан мэриясе белән берлектә уздыра. Анда катнашу өчен татар телен өйрәнүне уңайлы һәм нәтиҗәле итүче, татар мәдәниятен танытучы һәм дәрәҗәсен үстерүче проект тәкъ дим итәргә һәм аны тормышка ашырыр өчен бүләк отарга кирәк.
«Татар-рус һәм рус-татар сүзлекләре өчен электрон тышча» проекты өчен якташыбыз Батырхан Шәйхетдинов 149 889 сумга лаек булды.
— Проект сүзлектә эзләү системасын һәм эзләү процессын тиз ләтү өчен кирәкле форматка конвертацияләү програмасыннан гый барәт. Сүзлекләрдә, хәтта электрон фор маттагысында да, кирәкле сүзне эз ләгәндә кыенлыклар туа. Мәсәлән, без бер сүзне русча-татарча сүзлектән таба алмыйбыз, ә татарча-русча сүзлектә ул сүз бар. Тәкъдим ителгән сүзлек кирәкле сүзнең тәрҗемәсен башсүзләр (ачкыч-сүзләр) аша да, сүзлек мәкаләсендәге текстта да табарга мөмкинлек бирә. Сүзлекне офлайн һәм онлайн режимнарда кулланырга мөмкин: офлайн-сүз лекне компьютерга кертеп, интернетсыз да кулланырга бу ла. Онлайн режимда сүзләрне тавышландыру мөмкинлеге дә каралган. Теләсә кайсы сүзгә басып, аның әйтелешен ишетергә була, – дип сөйли Батырхан.
Аның әтисе Эмиль Шәйхетдинов әйтүенчә, проектның инде 95 проценты әзер:
– Ул телне өйрә нүчеләр һәм башкалар өчен дә файдалы булачак. Бу тышчага башка телләрне дә кушарга мөмкин, мәсәлән, хәзер безнең планда нугай-рус сүзлеген эшләү, – ди ул.
Эзләнүчән, яңалыкка омтылучы Батырхан Шәйхетдиновка бары уңышлар телибез һәм җиңүе белән котлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев