Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Якташларыбызны котлыйбыз!

30 август - Татарстан Республикасы көне һәм шәһәр көне уңаеннан, халык хуҗалыгы өлкәсендә тырышып эшләүчеләр, республикабыз, шәһәребезнең чәчәк атуы өчен фидакарь хезмәт куючылар бүләкләнде.

Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең бүлек җитәкчесе урынбасары Игорь Барсковка - «ТРның атказанган эчке эшләр хезмәткәре»; Горький исемендәге завод эшчесе Самат Гыйсмәтуллинга - «ТРның атказанган машина төзүчесе»;
«Яшел Үзән урман хуҗалыгы» инженеры Николай Калдинга - «ТРның атказанган урманчысы»;
үзәк район дәваханәсенең баш табиб урынбасары Елена Тверс­ковага - «ТРның атказанган табибы» исеме бирелде.
Яшел Үзән шәһәр суды судьясы Марсель Хөсәенов «Фидакарь хезмәт өчен» медаленә лаек булды.
ЗАГСның элеккеге җитәкчесе Римма Закировага ТР Президентының Рәхмәт хаты тапшырылды.
ЯҮМРның имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллинга «ЯҮМРның Мактаулы гражданы» исеме бирелде.
«ТР ЯҮМР алдындагы казанышлары өчен» медаленә түбәндәгеләр лаек булды:
Яшел Үзән шәһәренең элеккеге баш архитекторы Геннадий Богданов;
4нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучысы Владимир Махалов;
3нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Владимир Тихонов;
район үзәк дәваханәсенең табиб-инфекционисты Александра Чиркова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев