Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яхшы килен кордашыңдай булыр, яхшы улың сердәшеңдәй булыр (1нче кисәк)

Элек-электән төп нигездә гаиләдәге ир баланың кайсы булса да калу, ата-ананың картаймышлы көннәрендә терәк һәм караучы булу язылмаган канун булып торган. Шуңа карт белән карчык гомер көзләрен тыныч күңел белән каршылаганнар. Ә хәзерге картларның күпчелеге кыр хәтле өйне ялгызы саклап, моңсу күзләрен тәрәзәдән алмый, кайсы да булса баласының ял арасында...

Бәхетләренә каршы, бу моңсу күренеш Мулла Иленнән Өммегөлсем апа белән Риаз абый Гыйбадуллиннарга кагылмый. Чөнки алар ышанычлары, нигез сакчылары Илһам, аның тормыш чәчкәсе Гөлнара белән бергәләшеп тату гомер кичерәләр. Биредә өч онык та дәү әни һәм дәү әти йогынтысында бик тәртипле, инсафлы, кешелекле булып үсәләр. Алсулары быел Яшел Үзән медицина көллиятенә укырга кергән, Ләйсән - IX сыйныф, ә нәсел дәвамчысы Нияз - II сыйныф укучысы. Балаларның барсы да тырыш, әйбәт укыйлар, мәктәптә дә, авыл тормышында да бик активлар, өйләрендә дә кул кушырып утырырга вакытлары юк. Башка бик күп тырыш гаиләләрдәге кебек, аларның да абзар тулы мал-туар, кош-корт, иртә яздан башлап салкын көзгә кадәр - бакча эшләре.
Илһам - терлекчелек комплексында ветврач. Без барганда да өендә юк иде.
- Ул шулай инде, иртүк чыгып китә, кич кенә кайта. Белгечлеге шундый булгач, авыл кешеләре дә килә гозерләре белән, - диде Гөлнара.
- Төнлә килсәләр дә: «Бар, улым, тыңла, кешенең соңгы терлеге, таң атканчы берәр хәл булса, үзеңне дә гафу итмәссең, бусагаңа ярдәм сорап килгән беркемне дә, беркайчан да кире борма», - дип әйтәм, - дип сүзгә кушылды ап-ак яулыгын туздырып бәйләгән Өммегөлсем апа.
- Өй тирәсендәге шулкадәр хезмәтне иреңнән башка ничек башкарып торасың? - дип, тагын Гөлнарага сорау бирдем.
- Ходайга шөкер, әти белән әни бик булышалар, исән-сау гына булсыннар. Балалар да тик тормый.
Моңа кадәр каенана киленен мактап куйган иде инде. Йорттагы бу ике хатын-кыз арасындагы ясалма булмаган искиткеч җылы мөнәсәбәтне күреп, күңелдә ирексездән соклану хисе туды.
Гөлнара Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев